Чишмэ
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз

Суда сак булыгыз! Республикада эссе һава торышы урнашу белән суда фаҗига очраклары ешайды.

Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз
Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз

Узган атнада гына да сулыкларда 9 кеше, ел башыннан бирле 15 кеше батып үлгән, шуларның икесе бала.

16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы Минзир Рәхимкулов билгеләп үтүенчә, Чишмә районы территориясендә биш пляж ачылган, алар гамәлдәге законнарның барлык таләпләренә туры килә. Бу пляжлар Күчем авылының Аккош күлендә, Чишмә поселогының Калмаш сусаклагычында, Яңавылның Уза буасында, Черниговка авылы карьерында, Яңа Михайловка авылының Дим елгасында урнашкан.

Суда үз-үзеңне тотуның гади кагыйдәләре турында кисәтәбез: бары тик рөхсәт ителгән урыннарда һәм аек хәлдә генә коеныгыз, таныш булмаган урыннарда чумарга, ярдан еракка китәргә, балаларны игътибарсыз калдырырга ярамый.

1–31 июльгә кадәр Башкортстанда су объектларында хәвефсезлек айлыгы үткәрелә.

 

Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз
Рөхсәт ителгән урыннарда гына коеныгыз
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: