Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Йорт янды

Чишмә поселогында ике хуҗага исәпләнгән йорт янды. Фаҗига 7 октябрьдә Дуслык проспектында булды.

Йорт янды
Йорт янды

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, 95нче янгын сүндерү часте коткаручылары ике минутта килеп җиткәннәр, ут сүндерүдә шулай ук шикәр заводының ирекле янгын сүндерүчеләре һәм Узытамак янгын сүндерү часте хезмәткәрләре катнашкан. Бәхеткә, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Районда янгын хәвефсезлеге чаралары көчәйтелде.

Чишмә районы мәчетләрендә «Бергәләп янгыннарга каршы» акциясе башланды. Шул мәсьәлә буенча Чишмә районы имамнары белән очрашу үтте. Чарада ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев һәм республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов чыгыш ясады. Барлык мәчетләрдә янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар урнаштырылды, хәзер өйлә намазыннан соң һәркөнне репродуктордан янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында хәбәр ителәчәк.

Йорт янды
Йорт янды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: