Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Ял көннәрендә янгын булды

Үткән ял көннәрендә Чишмә районында тагын бер янгын очрагы теркәлгән.

Ял көннәрендә янгын булды
Ял көннәрендә янгын булды

26 сентябрьдә Первомайский авылы янындагы «Өршәк» бакчачылык ширкәтендә янгын чыга. 5х6 метр зурлыктагы шлакоблоктан төзелгән ике катлы бакча йортына зыян килә. Янгынны Ибраһим авыл Советының ирекле командасы һәм 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре сүндерә. Янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозу очраклары ачыкланмаган. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Якынча 1 миллион сумлык матди зыян килгән. 300 мең сумлык матди кыйммәтләр коткарылган.

Ял көннәрендә янгын булды
Ял көннәрендә янгын булды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: