Чишмэ
+3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гомерләр утта өзелә

Чишмә поселогында янгын тагын бер гомерне алып китте. Бу ел башыннан сигезенче корбан инде. Үткән елның шул чорында биш үлем очрагы теркәлгән булган. Ульянов урамындагы шпалдан төзелгән йорт санаулы минутлар эчендә янып бетә. Фаҗига 13 сентябрьдә кичке алтынчы яртылар тирәсендә башлана. Янгын сүндерүчеләр хәбәрне ишеткәч, бу урынга өч минут эчендә килеп җитә...

Гомерләр утта өзелә
Гомерләр утта өзелә

Кич белән хуҗабикә янган ис сизеп җәйге верандага йөгереп чыга һәм төтен күреп, бүлмәдә йоклап яткан ирен уята. Верандада аларның малларга азык пешерү өчен газ плитәсе торган була. Алар бергәләп чыкканда, веранданы ут ялмап алган була инде. Ир хатынны урамга этеп чыгара да үзе оныкларын эзләп кире өйгә кереп китә. Бу вакытта биш яшьлек Софья күршеләрендә уйный, ә ун яшьлек Кирилл әнисе белән кибеткә киткән була. Әмма Александр Куварин бу хакта белми. Кызганычка каршы, ул чыгарга өлгерми. Янгын сүндерүчеләр аны залда, йокы бүлмәсе ишеге төбендә таба, ул төтенгә тончыгып вафат була. Йортның эчке ягында ут 18.26 сәгатьтә сүндерелә.

Дәүләкән районара тикшерү бүлеге хезмәткәре, Чишмә районы-ның дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Альберт Төхвәтуллин сүзләренә караганда, 14 сентябрьдә янгын булган урында тикшерү үткәрелгән. Утның верандада урнашкан җәйге кухнядан чыгуы ачыкланган. Кухняда АГВ казаны, суыткыч, су җылыткыч һәм газ плитәсе торган, анда терлекләр өчен азык пешерелгән, янгын аны дөрес кулланмау сәбәпле чыгарга мөмкин. Электр тогы аркасында чыгу ихтималлыгы табылмаган. Башка техник сәбәпләр дә ачыкланмаган. Экспертиза нәтиҗәләре киләсе атна ахырына әзер булачак.

Интернетта янгын газ казаны шартлау аркасында чыккан дигән мәгълүмат таралды. Ул рәсми рәвештә расланмады. Бу хакта БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү буенча инструкторы Ильхомжон Ачилов белдерде. Шаһитлар сүзләренә караганда, йорт яна башлагач шартлау тавышы ишетелгән. Экспертиза вакытында газ баллоны, дихлофос һәм дезодорант савытлары табылган, алар экспертизага җибәрелгән.

Агач йорт булганга күрә тышкы ягы янып, ут тиз арада гаражга күчә, анда торган «Renault Logan» машинасы яна, бәхеткә, бензин багы шартламый. Ишекләре ачык булу сәбәпле, аның эчендәге барлык әйберләр, техника һәм җиһазлар янып бетә. Гаиләнең барлык әгъзалары, шул исәптән балигъ булмаган ике бала бер мизгелдә урамда торып кала. Шул ук төндә каза күрүчеләргә ярдәм итү өчен кирәк-ярак әйберләр, акча җыю игълан ителде. Битараф булмаган гражданнар акча күчерүне дәвам итә. Ульянов урамында яшәүчеләр дә шул урында яңа йорт төзүдә ярдәм итәчәкләр. 14 сентябрьдә әлеге урамда яшәүче халык җыелышында шундый карар кабул ителде.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланма урнаштырырга, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә тәкъдим итә.

Йортыгыз яна башласа, кичекмәстән урамга чыгарга һәм янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк. Документларны яңадан ясатырга, кием-салымны сатып алырга, йортны төзергә була. Ә менә өзелгән гомерләрне кире кайтарып булмый.

Гомерләр утта өзелә
Гомерләр утта өзелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: