Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Өйләре янып беткән!

Күп балалы гаилә бер мизгел эчендә урамда калды. Документлары да, әйберләре дә юк. Дүшәмбе, 30 август кичендә, 112нче чакыруларны эшкәртү үзәгенә Заречный бистәсенең Кулча урамы, 28 адресы буенча яшәүче Лотфуллиннарның йорты яну турында хәбәр килә. Кызганычка каршы, агач йортны саклап калып булмый, чарлак, стеналар, җиһазлар санаулы минутлар эчендә кара күмергә әйләнә.

Өйләре янып беткән!
Өйләре янып беткән!

Хуҗабикә Юлия ут эченнән инсулинның бер атналык запасын гына алып чыгарга өлгерә. Лотфуллиннарның балигъ булмаган өч баласы бар, зур кызлары шикәр диабеты белән авырый.

Янгынның сәбәбе – зарядкага куелган кесә телефоны.

Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты Кытайда җитештерелгән телефоннарның еш кына зарядка алганда янып китүе турында хәбәр итә.

Әлеге вакытта гаилә туганнарында яши. Тикшерү үткәрелү сәбәпле, йортны сүтү билгесез вакытка кичектерелә. Лотфуллиннар гаиләсе ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле.

 

Әйткәндәй

Бу көнне республикада тагын бер янгын булган. Гафури районының Сәетбаба авылында да кичке бишләр тирәсендә зарядкага куелган телефон сәбәпле йорт янган. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! Электр приборларны кабызган килеш калдырмагыз!

Өйләре янып беткән!
Өйләре янып беткән!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: