Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сак булыгыз: коры үлән яна!

Шушы көннәрдә БР Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәгенә «Озерки» бакчачылык ширкәтендә яшәүче хатын мөрәҗәгать итте, һәм күрше участок хуҗасын административ җаваплылыкка тарттыру турында гариза бирде.

Сак булыгыз: коры үлән яна!
Сак булыгыз: коры үлән яна!

Илһомжон Ачилов, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы

Ул әлеге участок берничә ел дәвамында эшкәртелми, коры үләнгә очкын төшеп ут кабып китәргә мөмкин, дип зарланды. Янгыннарны кисәтү үзәге гариза бирүче җибәргән фотографияләргә һәм видеога таянып, Алкин авыл Советы аша Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрыннан өземтә алды, шуның нигезендә материал әзерләнде һәм РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дәүләкән районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенә җибәрелде. Гражданин бакчачылык ширкәтләрендә һәм дача кооперативларында янгынга каршы эшчәнлекне үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсе нигезендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 16 сентябрендәге 1479нчы карарына ярашлы административ җаваплылыкка тарттырылачак.

Бакча участогын тиешле тәртиптә тотмаган өчен аңа 4 мең сум күләмендә штраф яный. Статистикага ярашлы, бакча ширкәтләрендә һәм дача кооперативларында нәкъ август-сентябрь айларында коры үләнгә ут кабу сәбәпле, янгыннар саны арта.

 

Безнең белешмә

Табигать кочагында чыккан янгыннарның күбесе коры үлән янып китүгә, халыкның янгын хәвефсезлеге таләпләрен үтәмәвенә бәйле. Янгыннарның якынча 60–70 проценты торак пунктлардан биш чакрым радиус ераклыкта чыга. Статистика күрсәтүенчә, янгыннар күп вакыт ял көннәрендә, кешеләр табигать кочагына чыкканда була.

Сак булыгыз: коры үлән яна!
Сак булыгыз: коры үлән яна!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: