Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Көнүзәк мәсьәлә – урман янгыннары

Соңгы көннәрдәге иң мөһим темаларының берсе – Урал аръягындагы урман янгыннары. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Хәйбулла районында оператив штаб утырышы үткәрде, анда әлеге проблеманы хәл итү турында фикер алыштылар.

Көнүзәк мәсьәлә – урман янгыннары
Көнүзәк мәсьәлә – урман янгыннары

Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, 2021 елда Башкортстанда гомум мәйданы 6 840 гектар булган 310 урман янгыны теркәлгән. Аларны бетерү өчен, гомумән алганда, 271 берәмлек техника, 1101 кеше, федераль һәм төбәк янгынга каршы хезмәтләре, шулай ук волонтерлар җәлеп ителгән.

10 августка Хәйбулла, Зилаер, Бөрҗән, Зианчура, Әбҗәлил районнары территориясендәге урманнарда янгыннар теркәлгән.

– Урман янгыннары белән бәйле хәл авыр тәэсир калдыра.

Әмма иң мөһиме – утның таралуына, торак пунктларга якынаюына юл куелмады. Хәл махсус контрольдә тора. Моның өчен барча халыкка, ике атна буе янгынга каршы көрәшкән батыр йөрәкле кешеләргә рәхмәт, –диде Радий Хәбиров.

«Урман янгыннарын сүндерүгә өстәмә ресурслар – техника, кешеләр җибәрәбез. Әйткәнебезчә, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Хәзер, климат үзгәрешләрен исәпкә алып, киләчәккә чаралар билгеләргә, урман сәнәгате хәвефсезлегенең төбәк программасын эшләргә кирәк», дип ассызыклады ул.

Төбәк җитәкчесе сүзләренә караганда, урыннардагы филиаллар белән бердәм республика волонтерлык үзәге төзергә һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту-методик үзәге көче белән укулар уздырырга кирәк. Ирекле ярдәмчеләр махсус кием, янгынга каршы кирәк-яраклар, медицина ярдәме белән тәэмин ителергә тиеш.

– Алар Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман янгыннарын сүндерү хезмәтләренә ярдәм итү өчен санаулы сәгатьтә җыелып, утка каршы көрәшергә әзер кешеләр булырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул.

Радий Хәбиров шулай ук урманнарны аңлы рәвештә ут төртүдән саклауга юнәлдерелгән законнар чыгарырга, мондый яман гамәлләр өчен җәзаны катгыйлатырга кушты.

Коткаручылар билгеләп үткәнчә, урманнардагы, бигрәк тә таулы җирләрдәге янгыннарны сүндерү өчен махсус техника һәм янгын сүндерүдә катнашучыларны илтү өчен автобуслар кирәк. Радий Хәбиров сәфәр нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирәчәген билгеләп үтте.

– 2021 елның декабрендә республикада «Ка-32А11М» вертолеты һәм су пушкасы белән янгын сүндерү системасы булачак. Алар безнең Күмертау шәһәрендәге авиация җитештерү предприятиесендә эшләнгән, – диде Радий Хәбиров. – Система 60 секунд эчендә 4 тонна су тутырырга, шулай ук аңа 400 литр күбек өстәргә мөмкинлек бирә. Вертолет урман янгыннарын сүндерүдә нәтиҗәле чара булачак, кызганычка каршы, быелгы җәй күрсәткәнчә, без янгыннан сакланмаган.

Төбәкнең алдынгы сәнәгать предприятиеләре дә Урал аръягында янгыннарны бетерүдә катнаша. Аларда чылбырлы тракторлар һәм башка төрле авыр техника белән механикалаштырылган бригадалар тупланган.

Фото: БР Хөкүмәте матбугат хезмәте

Көнүзәк мәсьәлә – урман янгыннары
Көнүзәк мәсьәлә – урман янгыннары
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас: