Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Куркыныч статистика яки суда фаҗигале хәлләрне кисәтү турында

Чишмә районында су керү мизгеле башланган чорда өлкән яшьтәге хатын-кыз белән ир-ат, шулай ук уналты яшьлек үсмер батып үлде.

Куркыныч статистика яки суда фаҗигале хәлләрне кисәтү турында
Куркыныч статистика яки суда фаҗигале хәлләрне кисәтү турында

Минзир Рәхимкулов, 16нчы эзләү-коткару отряды начальнигы

Фаҗигале очракларның барсы да су коену рөхсәт ителмәгән урыннарда булды. Республика сулыкларындагы статистика да бик аяныч. Оператив мәгълүматлар буенча 123 кеше, шул исәптән 16 бала баткан. Куркыныч статистика. Тик тиешле кагыйдәләрне үтәгәндә бу хәлләрне булдырмыйча калырга да мөмкин иде. Нибары җиһазландырылмаган урыннарда коенмаска, исерек килеш суга кермәскә, суда үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә һәм балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк иде. Менә шундый гади генә һәм үтәп булырдай кагыйдәләр.

Чишмә районында җиһазландырылган өч муниципаль пляж ачылды. Ял итүчеләр янында махсус әзерләнгән коткаручылар кизү тора, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта алар беренче ярдәм күрсәтергә әзер, һәлакәтне булдырмый калырга сәләтле. Чишмә поселогының «Спорт» пляжында да шундый хәл булды, коткаручылар бата башлаган хатынны һәм баланы судан тартып чыгардылар. Бөтен җирдә суда бәхетсезлек очракларын кисәтүгә юнәлдерелгән комплекслы чаралар үткәрелә, тыелган урыннарда һәм исерек килеш су кергән өчен закон буенча өчтән биш мең сумга кадәр административ штраф салына.

Гражданнар, елга-күл буйларында үзеңне тоту кагыйдәләрен үтик! Бу сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга ярдәм итәр.

Куркыныч статистика яки суда фаҗигале хәлләрне кисәтү турында
Куркыныч статистика яки суда фаҗигале хәлләрне кисәтү турында
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: