Чишмэ
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Узытамак авылында янгын сүндерү часте ачылды

Тиздән Башкортстанда дүрт янгын сүндерү часте файдалануга тапшырылачак. Шуларның берсе шушы көннәрдә Узытамак авылында ачылды.

Узытамак авылында янгын сүндерү часте ачылды
Узытамак авылында янгын сүндерү часте ачылды

Тантанада БР премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлеге начальнигы генерал-майор Марат Латыйпов, Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров катнашты.

Ирек Сәгыйтов үз чыгышында федераль юлларда теләсә кайдагы объектка кадәр барып җитәргә сәләтле янгын сүндерү-коткару частьлары булырга тиеш, дип билгеләп үтте. Якын киләчәктә заманча янгын сүндерү депосы бинасын проектлау һәм төзү эшләре башланачак. Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев, кызганычка каршы, Рәсәйнең кайбер төбәкләрендәге янгыннар әлегә кадәр иң кискен проблема булып тора, дип белдерде. Янгыннарга юл куймау еш кына янгын сүндерү частьларының комплектлануына һәм коткаручыларны әзерләүгә турыдан-туры бәйле.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров Башкортстан Рәсәйдә 2030 елга кадәр янгын сүндерү-коткару көчләрен үстерү стратегиясе кабул ителгән һәм тормышка ашырылган бердәнбер төбәк булып тора, дип билгеләп үтте.

Агымдагы ел башын-нан бирле янгын депосы Чишмә поселогының 95нче часте карамагында булды. Шул арада Узытамак авылында яңа депо төзү өчен 0,8 гектар җир участогы билгеләнде, июнь аенда территория тигезләнде, коммуникацияләр кертелде, пневмокаркас модуль, каравылда торучылар өчен вагончыклар куелды. Мобиль комплекс бюджетка биш миллион сумга төшкән.

Мобиль комплексларның өстенлеге шунда, ул объектны кыска вакыт эчендә кирәкле урында төзергә мөмкинлек бирә. М-5 трассасы янында депо ачу 95нче янгын сүндерү часте эшен җиңеләйтәчәк. Элек Чишмәдән Алкинга кадәр бару өчен 40 минут вакыт киткән булса, хәзер коткаручылар М-5 трассасы янында һәм хезмәт күрсәтелә торган торак пунктларга якын урнашканга күрә, кешеләрнең гомерен һәм матди кыйммәтләрне саклап калу өчен күбрәк мөмкинлек барлыкка килде.

Янгын сүндерү часте «Урал» М-5 федераль автомобиль юлын, Чишмә районының Алкин һәм Лесной авыл биләмәләренең 14 торак пунктын, Уфа районының бер өлешен хезмәтләндерәчәк. Бу территориядә 12 мең кеше яши, «Йоматау» һәм туберкулезга каршы «Толпар» шифаханәләре урнашкан. Коткаручылар шулай ук Алкин-2 хәрби часте янында төзелүче «Патриот» хәрби паркының хәвефсезлеген дә тәэмин итәчәк.

Узытамак авылындагы янгын сүндерү часте «Урал» М-5 федераль автомобиль трассасында юл-транспорт һәлакәтләре булганда да барачак, бу зыян күрүчеләр янына тиз арада килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк. Районның янгын сүндерү частенда заманча итеп җиһазландырылган һәм техноген янгыннарны сүндерү өчен тәгаенләнгән «Урал» автоцистерналары бар. Тиздән тагын бер машина кайтарылачак.

Янгын сүндерү частен ачу тантанасында республика территориясендә халыкның янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә шактый зур өлеш керткән өчен Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка, Узытамак авылының янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Альфрит Байковка, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча федераль янгынга каршы хезмәтенең 16нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Минзир Рәхимкуловка, БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт ко-митетының янгын хәвефсезлеген тәэмин итү бүлеге начальнигы Артем Гришинга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Узытамак авылы янгын сүндерүчеләре Илдар Тазыкин һәм Альберт Гайнетдинов БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Узытамак авылында янгын сүндерү часте ачылды
Узытамак авылында янгын сүндерү часте ачылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: