Чишмэ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ачы күз яшьләре

Су керү мизгеле кызган чор. Пляжларда, су буйларында халык күп.

Ачы күз яшьләре
Ачы күз яшьләре
Ачы күз яшьләре
Ачы күз яшьләре

Әмма елга-күл буйларында ял итү, бигрәк тә җиһазландырылмаган урыннарда су керү кайвакыт фаҗигале очраклар белән тәмамлана. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча баш идарәлеге мәгълүматларына караганда, быел сулыкларда 96 фаҗига булган. 30 кеше, шул исәптән дүрт бала батып үлгән, калганнары коткарылган. Көймәләр әйләнү, катерлар су коенучылар өстенә барып менү һәм кешеләр имгәнү очраклары бар.

Чишмә сулыкларында да фаҗигале хәлләр булды. Июль башында Уфадан кунакка кайткан уналты яшьлек үсмер Дим елгасында батып үлде. Ә өлкән яшьтәге хатын Калмаш елгасында җиһазландырылмаган урында су кергәндә тончыкты. Җиһазландырылган пляжларда исә фаҗигаләрне булдырмый калырга мөмкин. Мәсәлән, шушы көннәрдә Калмаш елгасындагы «Спорт» пляжында коткаручылар бер хатынны һәм баланы судан алып чыгып беренче ярдәм күрсәткәннәр.

Ял көннәрендә районның су объектларында дүрт профилактик төркем эшләде. Бу көннәрдә фаҗигале очраклар булмады.

Судагы фаҗигаләрнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда су керү, исерек булу, балаларны игътибарсыз калдыру, шулай ук хәвефсезлек техникасын үтәмичә суда йөзү чараларын куллану.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров республика халкына мөрәҗәгатендә фаҗигагә тарымас өчен исерек килеш, шулай ук агым көчле булган һәм чоңгыллы урыннарда су кермәскә тәкъдим итте. «Елга-күлләр аша йөзеп чыгарга тырышмагыз. Көчегез җитмәскә мөмкин. Тирәнлеге билгесез булган урыннарда суга чуммагыз, чөнки баш белән ташка бәрелергә яисә очлы әйбергә, агач ботагына төртелергә мөмкин. Һәм, иң мөһиме, балаларны күздән яздырмагыз, ярдәм күрсәтү өчен яннарында булыгыз. Махсус җиһазландырылган урыннарда гына су керегез. Кешеләр, исегездә тотыгыз, суда хәвефсезлек кагыйдәләре батып үлүчеләрнең ата-аналарының һәм туганнарының ачы күз яшьләре белән «юылган». Балаларыгызны ятим, ә әти-әниләрегезне гомерлеккә хәсрәтле итмәгез!» – диде ул.

Автор:Николай Покотило
Читайте нас: