Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Район буенча давыл узды

Июнь ахырында район буенча көчле җилле яңгырлар явып узды. Давыл сигез авыл биләмәсе территориясендә бәла-каза китерде. «Алкин» шифаханәсе поселогында сигез агач ауды һәм бер түбәне җил очырды. Туберкулезга каршы «Толпар» шифаханәсендә 200 квадрат метр түбәгә зыян килде. Ярый әле ул вакытта корпусларда балалар булмаган.

Район буенча давыл узды
Район буенча давыл узды

Лесной авыл Советының Алкин-2 авылында 30 агач ауган, ике машинага зыян килгән, Арслан авыл Советында өч йортның түбәсен җил куптарган, Дураста 16 агач ауган, бер түбәгә зыян килгән. Җил-давыл Шөнгәккүл, Ибраһим, Караякуп, Чувалкип якларында да дулаган. Дмитриевка авылында Мәдәният йорты һәм мәктәп түбәсенә (зыян күләме 250 һәм 100 мең сум тәшкил итә), складка зыян килгән, Верхний Хуторда юлга алты агач ауган. Ибраһим авыл Советында бер йортның түбәсе җимерелгән, ике агач юлга ауган, электрчыбыклар өзелгән. Ә Караякуп авылында гараж түбәсен күршедәге участокка алып очырган, һәм газүткәргечкә зыян килгән, Горный поселогында торак йорт түбәсенә һәм электрбаганага зыян килгән. Чувалкип авыл Советы биләмәсенең Иске Муса авылында агач сынып электр тапшырулар линиясенә эләгеп калган.

Давыл вакытында электрүткәргечләр һәм элемтә линияләре өзелгән, тормыш белән тәэмин итү объектларының, торак-коммуналь хуҗалык системасының нормаль эшләвенә зыян килгән, юлларда хәрәкәт итү кыенлашкан.

Әлеге вакытта җил-давыл китергән зыян күләме исәпләнә. Районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә табигать казасына бәйле рәвештә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның сөземтәләрен бетерү буенча комплекслы чаралар кабул итәргә тәкъдим итте, ә 24 июньнән югары әзерлек режимы кертелде.

Район буенча давыл узды
Район буенча давыл узды
Читайте нас: