Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Башкортстанда урманнарга керү тыела

Урман хуҗалыгы министрлыгы Башкортстанда яшәүчеләргә урманнарга баруны тыйды. Боерык ведомство сайтында урнаштырылган.

Документтан аңлашылганча, республика территориясендә IV һәм V класслы янгын хәвефе янау сәбәпле, 15 майдан 4 июньгә кадәр Әбҗәлил, Белорет, Баймак, Бөрҗән, Зилаер, Зианчура, Күгәрчен, Учалы һәм Хәйбулла районнарында гражданнарның һәм транспорт чараларының урманнарга керүен чикләнә.
Төбәктә яшәүчеләргә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү максатында әлеге чорда урманга барудан тыелып торырга тәкъдим ителә.
Урманнарда янгынга каршы махсус режим шартларында янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга җаваплылык – физик затларга 4 мең сумнан алып 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган.
Чикләү режимын үтәүне патруль-маневр төркемнәре контрольдә тотачак, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: