Чишмэ
+15 °С
Яңгыр
Тат
Рус
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
20 Май 2021, 10:30
Гомерләр утта өзелмәсен өчен...
Узганда ел район территориясендә 220 янгын теркәлде, сигез кеше һәлак булды, алтысы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды.
Илһомҗан Ачилов, БР Дәүләт комитетының янгыннарны профилактикалау үзәге инспекторы
2021 елда ел башыннан ук 119 янгын теркәлде, утта биш кеше һәлак булды һәм шул ук кадәресе төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Әйтергә кирәк, янгыннар саны арта бара. Мәсәлән, 2020 ел башы белән чагыштырганда, янгыннар саны 22гә, ә һәлак булучылар саны ике кешегә арткан. Йортларда һәм фатирларда урнаштырылган янгын турында хәбәр итү җайланмалары (АДПИ) эшләмәсә, бу саннар тагын да күбрәк булыр иде.
Әйтик, март аенда Игнатовка авылында яшәүчеләрнең йортларында янгын турында хәбәр итүче җайланма ике тапкыр кабына. Бер очракта пенсионерлар мич якканнан соң юшкәне ачарга оныталар, нәтиҗәдә өй эченә төтен тула. Хуҗабикә көчле сигнал тавышына уянып юшкәне тарта һәм ишек-тәрәзәләрне ачып өй эчен җилләтә. Хәбәр итүче җайланма ярдәмендә ул үзенең генә түгел, ә күршедәге биш фатирда яшәүчеләрнең дә төтен исе белән агулануына юл куймый, гомерләрен һәм мөлкәтен саклап кала. Икенче очракта хуҗабикә газ плитәсенә кәтлит кыздыру өчен майлы таба куя һәм оныта. Май янып китә, төтен исе тарала. Янгын турында хәбәр итү җайланмасы хуҗабикәгә хәтере юклыгын исенә төшерә. Хатын ялкынны үзаллы сүндерә һәм шул рәвешле фаҗигадән котылып кала.
Шунысын да әйтергә кирәк, зыян күрүчеләр янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең «Гражданнарның аерым категорияләре яшәгән урыннарны янгын турында хәбәр итүче автоном җайланмалар белән тәэмин иту рәвешендә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында»гы карары нигезендә республика бюджетыннан бүленгән акча исәбенә алды.
Чишмә районында шәхси һәм күп фатирлы йортларда ел башыннан бирле 1200, ә барлыгы 4000гә якын шундый җайланма урнаштырылган. Аларны урнаштырганда, карарга ярашлы, 55 яшьтән өлкәнрәк һәм ялгыз яшәүче гражданнарга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларына, һәлак булган фронтовикларның гаилә әгъзаларына, 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган җиде яшькә кадәрге балалары булган, шулай ук аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә өстенлек бирелә. Мохтаҗлар исемлеген авыл биләмәләре хакимиятләре тәкъдим итә.
Без янгын турында хәбәр итүче җайланмаларны бушлай килеп куюларын көтеп тормаска, мөстәкыйль рәвештә сатып алырга һәм урнаштырырга өндибез. Алар бик нәтиҗәле һәм арзанлы, җайланмаларны янгынга каршы җиһазлар сатылучы һәм электр товарлары кибетләрендә сатып алырга мөмкин. Шулай ук авыл биләмәләре хакимиятләренә дә мөрәҗәгать итәргә була.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"