Радик Суфиянов, районның авыл хуҗалыгы идарәлеге белгече
Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәр җирдә янгынга каршы махсус режим кертүне таләп итте һәм республиканың урындагы үзидарә органнарына янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашырырга кушты. Учаклар яндыруны, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә, көтүлекләрдә, юл буйларында, елга һәм күлләр янында, шәһәр һәм авыл биләмәләре территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, предприятиеләрдә һәм оешмаларда, чүплекләрдә һәм каты көнкүреш калдыклары полигоннарында учаклар яндырырга һәм ут чыгарлык эшләрне тыярга тәкъдим итте.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә янгыннарны кисәтү һәм ут чыккан очракта тиз арада сүндерүне оештыру буенча чаралар күрелә, торак пунктлар территорияләрендә янгыннарны кисәтү өчен мониторинг ясала, патруль эш алып барыла.
Чара күрелүгә карамастан, узган елдан калган коры үләнне яндыру очраклары була. Сафар авыл биләмәсендә утны үз көчләре белән сүндерсәләр дә, Ярми, Чувалкип һәм тагын кайбер авыл биләмәләрендә 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләрен чакыртырга туры килгән. Төзек булмаган авыл хуҗалыгы техникасын кулланганда да янгын чыгарга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы предприя-тиеләрендә янгыннарны кисәтү максатында хезмәтне саклау һәм янгын хәвефсезлеге буенча белгечләр һәм авыл биләмәләре башлыклары укытылды, инструктажлар үткәрелде, узган елдан калган камылны һәм коры үләнне яндыру катгый тыелды. Янгыннарны сүндергәндә су ташу һәм җир казу өчен һәр җирдә техника әзерләнгән. Урман фонды һәм авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир чикләре 35 чакрым мәйданда сукаланды.
Янгыннарны кисәтү буенча чаралар комплексы бәла-каза булмас, дип өметләнергә мөмкинлек бирә. Хуҗалыкларда алдан хәстәрлек күрелә: җыеп алыначак уңышны кабул итү, саклау һәм эшкәртү урыннарының янгынга каршы торышы тикшерелә, терлекчелек биналарында төзек булмаган электр челтәрләрен һәм җайланмаларны ремонтлау һәм алыштыру эшләре бара.
Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматлары буенча, Чишмә районында, беренче чиратта, Марусино (Ар авыл Советы), Бильязы (Новотроицк), Яшькәй (Сафар), Кызылгы (Чувалкип), Лентовка (Енгалыш), Ирек (Арслан), Красный Октябрь (Дмитриевка), Чишмә (Чишмә поссоветы) авылларына урман һәм ландшафтлы (табигый) янгыннар яный.