Чишмэ
+27 °С
Облачно

Уттан сак булыгыз!

21 апрель төнендә кемдер Үрге Тирмә авылы читендәге чирәмгә ут төрткән.Бу төнне шул авылда яшәүче Фәнилә апа кинәт борчылып уянып китә, һәм йорт алдына чыккач, үзләренең бакча артында коры камыл януын күрә. Ут әкренләп йорт-курага якынлаша. Ул кычкырган тавышка күршеләре йөгереп килеп җитә, янгын сүндерүчеләрне чакыралар. Ярый әле, җил көчле булмый, янгын сүндерүчеләр дә бик тиз килә. Ә иртән яңгыр ява башлый.

– Ачык урыннардагы янгыннарның күбесе кеше гаебе белән килеп чыга, – ди Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Ильхомжон Ачилов.
– Кайвакыт үләннәрне махсус ут төртеп яндыралар. Коры үләннең януын контрольдә тотып булмый. Әлеге янгыннарның тагын бер сәбәбе – хулиганлык гамәлләре яки саксызлык: сүндерелмичә калган учак, тәмәке төпчеге, автотехника глушителеннән чыккан очкын. Мәсәлән, үткән елда үлән януның 69, чүп-чар януның 52 очрагы булды. Быел 14 апрельгә Яңа Усман, Енгалыш, Шөнгәккүл авылларында коры үлән януның өч очрагы теркәлде.
Шуны онытмаска кирәк, үткән елгы кипкән үләннәрне яндыру табигатькә һәм хайваннар дөньясына зур зыян китерә – черемә барлыкка килми һәм туфракның уңдырышлылыгы кими. Үләндә яки җирдә оя корган барлык җан ияләре утта һәлак була яки төтенгә тончыгып үлә.
Якын көннәрдә республикада янгын хәвефсезлегенең өченче классы саклана. Исегезгә төшерәбез, бакча участоклары территорияләрендә чүп-чар һәм калдыкларны яндыру тыела! Үлән янып китүен күрсәгез, игътибарсыз калдырмагыз, чара күрегез. Ашыгыч хезмәтләрнең бердәм саны: 112.
Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәлеге янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен җаваплылык турында искә төшерә. Ул Рәсәй Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.4 маддәсендә телгә алына. Коры үләнгә ут төртү сәбәпле милеккә зыян килсә, җинаять эше кузгату һәм гаеплеләрдән матди зыянны тулы күләмдә түләттерү күздә тотыла.
P.s. Чишмә районында 15 апрельдән 15 майга кадәр янгын хәвефсезлеге айлыгы үтә. Айлык чаралары янгыннарны кисәтү, кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген һәм милеген саклауга, ихтимал булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калуга юнәлтелгән, чөнки яз һәм җәй айларында территорияләрне җыештыру эшләре башлангач, янгыннар хәвефе арта.
Фото: https://pixabay.com/
Читайте нас