Чишмэ
+22 °С
Ясно

Янгында һәлак булган

10 апрельдә 6 сәгать 46 минутта янгын сүндерү часте диспетчеры пультына Чишмә поселогының Чәчкә урамында торак вагон януы турында хәбәр килә. Тимер вагон пенопласт белән җылытылган һәм фанера белән тышланган була.

Илһомжон Ачилов, янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы
Янгынны сүндергәндә 1952 елда туган, соңрак ачыклануынча, икенче төркем инвалид булган ирнең гәүдәсе табыла. Бу ел башыннан янгында һәлак булган дүртенче кеше. Вагонда янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма куелмаган. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру кагыйдәләрен бозу.
Әйткәндәй, янгыннарның 70 проценты диярлек (ел башыннан 27 очрак) шул сәбәпле чыга, якынча 20 проценты – бинада тәмәке тарту, 10 проценты балаларның шырпы белән уйнавы аркасында.
Янгын хәвефсезлегенең гади генә кагыйдәләре турында искә төшереп үтәсем килә – бинада тәмәке тартмагыз, бигрәк тә тәмәке төпчекләрен балконнан һәм лоджиядән ташламагыз, изоляциясе тузган электрүткәргеч файдаланмагыз. Шулай ук берничә электр приборын бер розеткага тоташтыру да куркыныч. Арзанлысын түгел, ә фәкать заводта җитештерелгән электр җиһазлардан гына файдаланыгыз, һәм, әлбәттә инде, йортыгызда, фатирыгызда һәм бакча йортында янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштырыгыз. Балаларны игътибарсыз калдырмагыз, аларга мичне һәм газ плитәләрен, электр приборларын кабызырга кушмагыз. Шырпы, уткабызгыч һәм ут чыгу хәвефе булган башка әйберләрне балаларның кулы җитмәгән урынга куегыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Фото: pixabay.com
Читайте нас