Чишмэ
+12 °С
Дождь

Ташкын чоры кайчан узар?

19 апрельдә республикада үткән брифингта язгы ташкынга бәйле һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды.Бу атнада Уфада су басуның иң югары дәрәҗәсе көтелә – бу турыда республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Кирилл Первов хәбәр итте.

«Синоптиклар хәбәр итүенчә, көннәрнең салкынаюы әлеге хәлгә уңай йогынты ясар, ташкынның иң югары дәрәҗәсе якындагы ике-өч көндә үтәр дип өметләнәбез», – дип аңлатты ул.
Шул ук вакытта таулы елгалардагы су дәрәҗәсе арта, ә тигез җирдән аккан елгалар әкренләп үз ярына кайта. «Уфа елгасының үрге башында суның якынча 10 сантиметрга күтәрелүе күзәтелә. Агыйдел кебек зур елгаларга килгәндә, биредә су дәрәҗәсе 629 см тәшкил итә, бүгенге көнгә ул күтәрелгән. Ведомствоара комиссия карары буенча, Павловка сусаклагычындагы су әлегә агызылмый.
Су агымы Уфа шәһәренә кадәр бер-ике көндә барып җитә. Бу көннәрдә Агыйдел елгасында су күтәрелү дәрәҗәсе шул килеш кала. Без аның иң югары дәрәҗәсе 650–680 см чикләрендә булыр дип көтәбез», – дип хәбәр итте Гидрометеорология һәм тирә-як мохитне күзәтү буенча республика идарәлеге башлыгы Вилора Горохольская.
Аның сүзләренә караганда, явым-төшемсез һава торышы атна уртасына кадәр дәвам итәчәк. Әмма аннан соң төрле дәрәҗәдәге яңгырлар башланачак. Алар әлеге вакытта су баскан территорияләргә йогынты ясарга мөмкин.
19 апрельдә иртәнге сәгать 8дә алынган мәгълүматларга караганда, биш муниципалитет территориясендәге су баскан 15 торак пункт ведомство күзәтүе астына алынган. Ташкын сәбәпле 481 йорт алды, бакча ширкәтлекләрдә 464 участок, 28 бакча йорты су эчендә калган. Зыян күрүчеләр юк.
Исегезгә төшерәбез, ашыгыч хәл булган очракта чишмәлеләргә «112» телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
Фото: Валерий Шахов
Читайте нас