Чишмэ
+14 °С
Облачно

Җайланма гомерләрне саклап кала

2021 ел башыннан Чишмә районында 17 (республикада – 1251) янгын чыкты, аларда өч кеше (69) һәлак булды.

Илһомҗан Ачилов, БР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгыннарны кисәтү буенча инструкторы
Янгыннарда барыннан да күбрәк торак секторда яшәүчеләрнең гомере өзелде. Ә бит янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма куеп бәлане булдырмаска мөмкин булыр иде. Ул төтенгә реакция ясап, утның башлангыч стадиясендә көчле сигнал биреп кешеләргә хәвеф турында хәбәр итә. Янгын аркасында килеп чыккан фаҗигаләрне булдырмас өчен белгечләр йортларда һәм фатирларда яшәүчеләргә аны куярга киңәш итә. Бушлай яки 250–1000 сумга кибеттән сатып алынган җайланма ярдәмендә гомерне саклап калырга мөмкин. Экспертлар сүзләренә караганда, янгыннарда кешеләр еш кына пешеп түгел, ә ис газы белән агуланып үлә.
Аңны югалту өчен берничә сулыш алу да җитә.
Ел башыннан Чишмә районы буенча республика бюджеты исәбенә 419 җайланма куелган.
55 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнар, ветераннар һәм инвалидлар, һәлак (вафат) булган сугыш инвалидының, Бөек Ватан сугышында катнашканның һәм аларга тиңләштерелгәннәрнең гаилә әгъ-залары, аз керемле күп балалы гаиләләр, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган, 2018 елның 1 гыйнварына кадәр туган җиде яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр җайланманы бушлай алуга дәгъва итә ала. Шулай ук балалары 2019 елның 15 ноябреннән соң туган гаиләләр, чөнки җайланма яңа туган сабыйлар өчен бүләк җыелмасы исәбенә кертелгән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре барлык гражданнарга әлеге җайланманы урнаштырырга киңәш итә, аның бәясе кыйммәт түгел, ә янгын чыкканда гомерне саклап калырга мөмкин.
Аны түшәмдә, ә мондый мөмкинлек булмаса, түшәмгә якынрак урынга урнаштырырга кирәк. Җайланма крон батареядә эшли, ул бер елга җитә. Белгечләр аны ярты елдан соң алыштырырга киңәш итә. Батарея утыргач, җайланма үзенчәлекле тавыш чыгара.
Бер җайланманың гамәлдә булу зонасы 9х9 метр тәшкил итә. Шуңа күрә хәвеф чыганагы булган һәр бүлмәдә – кухняда, йокы бүлмәсендә аерым җайланма куйсаң яхшырак.
Саннарга мөрәҗәгать итик: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк идарәлеге мәгълүматларына караганда, Башкортстанда соңгы дүрт елда җайланма 521 кешенең, шул исәптән 207 баланың гомерен коткарып калган.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас