Чишмэ
+12 °С
Дождь
Тат
Рус
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
24 Января 2021, 09:28
Ут белән сак булыгыз!
Яңа ел бәйрәмнәре, кызганычка каршы, бүләкләр бирешү, табыннар корып күңел ачып утыру һәм иске елны озату вакыты гына түгел, бу чорда ут белән саксыз эш итү аркасында янгыннар чыгу һәм кешеләр имгәнү дә арта.
Кайчагында кеше үз хатасы өчен гомере белән түли. Мәсәлән, 2020 елның 31 декабрендә 16 сәгать 49 минутта янгын часте диспетчеры пультына Сабур авылында бер йорт ихатасында тактадан эшләнгән вагончык януы турында хәбәр килә. Бу урынга беренче булып Енгалыш авыл Советы биләмәсенең ирекле янгын сүндерүчеләр командасы килеп җитә. Әмма алар барганда корылманы ут ялмап алган була инде. Янгынны сүндергәннән соң кеше гәүдәсе табыла – ул 1963 елгы ир-ат булып чыга. Ут чыгуның сәбәбе, фаразлау буенча – тәмәке тартканда саксыз эш итү.
2021 елның беренче көнендә үк 4 сәгать 53 минутта Чишмә поселогының Ленин урамында агач йорт яну турында хәбәр килә. Янгын сүндерү хезмәте фаҗига урынына килгәндә йорт эче дөрләп янган була. Йорттагы бөтен мөлкәт янып бетә, стеналары күмергә әйләнә. Янгынны сүндергәндә йорт эчендә калган өлкән яшьтәге карчык һәм ир-ат, соңрак ачыклануынча, әнисе белән улы табыла. Өлкән яшьтәге хатын сөрем газы белән агуланган була, аны дәваханәгә салалар, ә 62 яшьлек улы, кызганычка каршы, һәлак була. Бу очракта да янгын чыгуның сәбәбе өйдә тәмәке тарту булгандыр, мөгаен.
11 гыйнварда Тукран станциясендәге бакча йортында да шул сәбәпле янгын чыга. Диспетчер пультына күршеләре 9 сәгать 46 минутта шалтырата. Янгынны сүндергәндә 1964 елгы ир белән хатын гәүдәләре табыла.
Исегезгә төшерәбез, үткән 2020 елда тәмәке тартканда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле алты кеше һәлак булган иде. Ел дәвамында янгыннарда барлыгы сигез кешенең гомере өзелде, тагын ике очракта янгын электр җиһазларын һәм газ плитәсен кулланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле чыккан.
Янгын чыгуның тагын бер сәбәбе – электр җиһазны урнаштыру яисә файдалану таләпләрен үтәмәү. Еш кына мунчаларда мичләрне урнаштыру тәртибе бозылу аркасында да түшәмгә ут каба. Агачтан ясалган яки ут кабып китәрдәй әйберләр мичтән ераграк торырга тиеш. Еш кына файдалану вакыты чыккан электр приборларны куллану яки алар белән эш иткәндә гади кагыйдәләрне үтәмәү, «искесе дә ярар әле», дип кул селтәү дә янгын чыгуга сәбәп була.
Хәзер янгын чыгуын хәбәр итә торган батарейка белән автоном эшләүче җайланмалар урнаштыру тәкъдим ителә. Ул төтен чыга башлау белән көчле сигнал бирә. Бу җайланмалар үзенең нәтиҗәлелеген әллә ничә тапкыр исбатлап, гомерләрне саклап калырга ярдәм итте.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"