Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Ут белән сак булырга кирәк

Үткән атнада республикада берничә янгын очрагы булды, утта кешеләр гомере өзелде.

Роман Биктимеров, Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Дәүләкән районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше буенча начальнигы урынбасары
2020 елның 26 октябрендә 11 сәгать 05 минутта Федоровка районындагы Новософиевка авылының Беренче урамындагы йортта янгын чыга – ике хуҗага исәпләнгән йорт яна. Шулай ук йорт алдындагы корылмаларга да зыян килә. Янгынны сүндергәндә 1979 елгы хатынның һәм аның биш һәм өч яшьлек балаларының гәүдәләре табыла.
23 октябрьдә Уфа районының Лебяжий поселогының «Вита» бакчачылык ширкәтендә дә шундый ук фаҗига була. Төнге сәгать икедә бакча йорты яна. Янгынны сүндергәндә 1990 елгы ирнең, 1994 елгы хатын-кызның һәм биш яшьлек баланың гәүдәләре табыла.
Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын сәбәпләрен тикшерү лабораториясе белгечләренә әлеге янгыннарның ни сәбәпле чыгуын ачыкларга кирәк булачак.
2020 ел башыннан Чишмә районы территориясендә 199 янгын булды, бу 2019 елның шул ук чоры белен чагыштырганда, 12 очракка кимрәк. Шул чорда янгыннарда 5 кеше һәлак булды. Янгыннарның сәбәпләре элекке кебек: исерек килеш тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү һәм электр җиһазларны файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәмәү.
Янгыннарга юл куймас өчен электрүткәргечләрне вакытында ремонтлагыз һәм бу эшне тәҗрибәле белгечләргә генә ышанып тапшырыгыз.
Электр приборлардан файдаланганда хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәгез, электр җылыткычларны тиз янып китүчән материаллар янына куймагыз һәм игътибарсыз калдырмагыз. Электр приборларны кабызган килеш калдырмагыз. Мичләрне артык кыздырып якмагыз. Мич салганда стенага, түшәмгә һәм түбәгә ут капмасын өчен хәвефсезлек чараларын үтәгез.
Читайте нас