Чишмэ
+21 °С
Облачно

Янгында зыян күрүчеләр юк

Хәл-вакыйгалар

16 октябрьдә Чишмә поселогының Кыр урамында агач йортта янгын чыга, өйдәге милеккә шактый зыян килә. Сәбәбе – ремонт эшләгәндә хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәмәү. Йорт хуҗалары исән-сау.
17 октябрьдә Ярми авылында төнге сәгать икеләрдә электр җиһазның төзексезлеге сәбәпле ут чыгып, абзар яна. Ә 23 октябрьдә Уразбахтыда морҗасы дөрес куелмау аркасында мунча яна башлый, хуҗалар утны янгын сүндерүчеләр килгәнче үзаллы сүндереп өлгерә.
Фото: https://pixabay.com/ru/
Читайте нас