Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Йортлар еш яна

Соңгы атналарда Чишмә районында берничә янгын булды. Бәхеткә, корбаннар юк.

2020 елның 24 сентябрендә Чишмә поселогының Мостай Кәрим урамында йорт яна, сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Янгын сүндерелгән, йортка әлләни зыян килмәгән, өй эчендәге милек янган.
26 сентябрьдә 19.49 сәгатьтә янгын часте пультына Санжаровка авылында йорт януы турында хәбәр килә.
Утны янгын сүндерүчеләр килгәнче кул астындагы чаралар белән сүндерергә өлгерәләр, янгын чыгуның сәбәбе – электрүткәргечләрнең төзек булмавы.
28 сентябрьдә районда ике янгын булды. Шөнгәккүл авылында торак йорт янды, сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Йорт хуҗасының һәм янгын чыгуда гаепле кешенең – 65 яшьлек ирнең, утны сүндергән вакытта куллары пешә. Шул ук көнне Караякупта мич якканда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозу сәбәпле мунча яна.
5 октябрьдә 10.17 сәгатьтә Бишкәҗә авылында янгын чыгу турында хәбәр килә, монда да торак йортны ут ялмап алган була. Авыл халкы янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче утны үзаллы сүндерә.
Чишмә районының янгын сүндерү часте халыкны ут белән эш иткәндә бик сак булырга чакыра.
Фото: pixabay
Читайте нас