Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Иминлек сагында

Чишмә районының Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте 2010 елның 30 августында Чишмә районы хакимияте башлыгы карары белән булдырылды, шул ук елның 1 сентябреннән тәүлек буе кизү тору оештырылды.

Бу хезмәтнең 95нче янгын сүндерү бүлегендә эшли башлавына да быел ун ел булды. Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте район халкының барлык кызыксындырган һәм проблемалы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү үзәгенә әверелде. Ай саен 500дән артык шалтырату була һәм алар буенча тиешле карарлар кабул ителә. Штат алты хезмәткәрдән тора, җитәкчедән тыш, өлкән диспетчер һәм тәүлек буе эшли торган дүрт дежур диспетчер бар. Аларның һәркайсы махсус өйрәнү уза, чөнки кайчагында кешеләр ярсып шалтыраталар һәм үзләренең кайда булуын, ни өчен шалтыратуын аңлатырлык хәлдә булмыйлар, шуңа күрә аларны тынычландырып, кирәкле мәгълүматны белергә кирәк.
– Кайчагында кеше гомере Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәткәренең тиз арада эш итүенә дә бәйле була. Безнең эш бик җаваплы. Һәр смена белемгә, игътибарга һәм реакция тизлегенә имтихан биргән кебек уза, – ди диспетчер Әлфия Хәбибуллина.
Мөрәҗәгатьләр, ел фасылына карап, җәен – янгыннарга, кышын бураннарга бәйле була, хәзер көз җиткәч, гөмбәчеләр югала. Медицина ярдәме сорап, полиция чакыртып шалтыратулар күп була. ЕДДС-112 районның барлык хезмәтләре белән тыгыз элемтәдә эшли, барлык вакыйгалар турында мәгълүмат район хакимиятенә хәбәр ителә.
Людмила Курочкина, Гүзәл Миһранова, Эльмира Галикәева бу хезмәт оештырылган беренче көннәрдән башлап уңышлы гына эшлиләр. Бу елларда алар үз эшенең осталары гына түгел, ә теләсә кайсы тормыш хәлендә ярдәм итәргә әзер психологлар да булдылар.
Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, чишмәлеләргә тәүлек буе эшли торган 112 номерын җыю да җитә.
Читайте нас