Чишмэ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Игътибарсызлык бәлага китерә

Күптән түгел Енгалыш авыл Советының Сабур авылы янындагы «Флора» бакчачылык ширкәтендә агач мунча янды.

Зыян күрүчеләр юк. Янгын төтен юлы тыгылу сәбәпле чыккан.
Ә Яңа Муса авылында бәхетсезлек очрагына кадәр барып җиткән. Шул авылда яшәүче бер ир мотоциклына бензин салганда ягулыкның өстенә түгелүен игътибарга алмаган, күрәсең. Аннары тәмәке тартырга уйлап шырпы кабызган һәм киеменә ут капкан. Игътибарсызлыгы сәбәпле тәне бик каты пешкән.
Фото: pixabay
Читайте нас: