Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Янгын сүндерүченең эше җиңелләрдән түгел

Ел саен 30 апрельдә Рәсәйдә иң кирәкле хезмәтләрнең берсе – янгын сагы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

Бүгенге көндә Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча янгын сүндерү хезмәтенең 16нчы янгын сүндерү-коткару отрядында 198 кеше эшли, 40ка якын янгын сүндерү һәм ярдәмче техника бар. Алар биш район халкының янгынга каршы хәвефсезлеген тәэмин итә. «Янгыннарны сүндерү һәм кисәтү белән шөгыльләнәбез, – диде Минзир Рәхимкулов. – Актив кисәтү эше үз нәтиҗәләрен бирә: янгыннар саны кими, бөтен республика буенча шундый хәл күзәтелә – ел нәтиҗә-ләре буенча республикада янгыннар саны 1500гә кимеде. Тагын бер күңелле яңалык – Салих авылында янгынга каршы хезмәт бүлекчәсе ачу өчен штатны 24 кешегә арттырабыз. Бина әзерләнде, анда элемтә, ут һәм газ үткәрелде, территория коймалап алынды, юл бар.
Быел коронавирус таралу сәбәпле, эш ритмы үзгәрде – эшләүчеләр составы ике сменага бүленде, алар 14шәр тәүлек эшли. Бер сменада ике каравыл тәүлек аша кизү тора. Шуннан соң алар өйләренә кайтып китә – икенче смена эшкә килә. Барлык саклык чаралары күрелә, эш урыннары, ял итү бүлмәләре, уку сыйныфлары йогышсызландырыла. Янгын сүндерүчеләргә белемнәрен даими арттырырга туры килә. Барысы да мәктәптәге кебек – дәфтәр, ручка һәм каләм белән. Тактик һәм практик әзерлек белән шөгыльләнәбез, катлаулы хәлләрдә эшләргә өйрәнәбез».
Янгын сүндерүчеләр һөнәри үсеш алу өчен дә укый. 95нче янгын сүндерү-коткару частеның каравыл начальнигы Фидан Карачурин: «2011 елдан бирле эшлим, армиядән соң килдем, – дип сөйләде. – Ике ел эшләгәч, янгын хәвефсезлеге инженеры белгечлеге буенча Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалына укырга кердем. Быел диплом алачакмын. 2014 елда бүлекчә командиры итеп билгеләндем, Самарада укып кайттым. Ә бер елдан каравыл начальнигы итеп билгеләделәр. Эшем бик ошый – кешеләргә ярдәм итәбез. Янгын сүндерергә барабыз, шунысы кызганыч, еш кына кешеләр үзләре гаепле: чүп-чарны, үләнне корылмалар янында яндыралар. Нәтиҗәдә йортка яки бинага ут каба. Ә бит ут белән шаяруның яхшыга илтмәвен һәркем белә».
Янгын сүндерүче булып теләсә кем эшли алмый. Гомер һәм сәламәтлек өчен хәвеф яный, йөкләнеш зур, яхшы физик формада булу һәм эшнең барлык нечкәлекләрен белү зарур, һәлакәткә юл куелырга тиеш түгел – боларның барысы да коткаручы хезмәтенең чыннан да табигый сәләткә бәйле булуын раслый.
Читайте нас: