Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Безнең район да шул исемлектә

Башкортстан хөкүмәте 2020 елда урман янгыннары янаган торак пунктлар исемлеген раслады.

Республика хөкүмәте тарафыннан расланган, урман янгыннары янаган исемлектә 156 торак пункт бар.
Чишмә районында бу исемлеккә җиде торак пункт керә. Гомумән алганда, урман янгыннары Башкортстанның 23 районына һәм шәһәренә кагылырга мөмкин.
Республика Хөкүмәте карарына ярашлы, быел янгын куркынычы янаган язгы-җәйге мизгел 15 апрельдән 15 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Башкортстан урман хуҗалыгы министрлыгына һәм Рәсәй табигать күзәтчелегенең БР буенча идарәлегенә «торак пунктларны урман янгыннарыннан саклау буенча тиешле чаралар үткәрүдә» муниципалитетларга ярдәм күрсәтү йөкләнгән.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, узган елда Башкортстан территориясендә 160 урман янгыны теркәлгән, аларның гомуми мәйданы 2232 гектар тәшкил иткән, урман янгыннарын сүндерүдә 3276 кеше һәм 1018 берәмлек техника катнашкан. Төбәктә янгын сүндерүнең нәтиҗәлелеге 83 процент тәшкил итә. Башкача әйткәндә, 160 урман янгынының 133е беренче тәүлектә үк сүндерелгән.
Читайте нас: