Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әлегә барысы да норма чикләрендә

Чишмә районы территориясендә иң күп сулы һәм су ташу куркынычы булган Өршәк елгасы бар, ул беренче булып «уяна».Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 апреленә әлеге елгада су дәрәҗәсе 77 сантиметр тәшкил итә, су 31 сантиметрга күтәрелгән. Елның-елындагы чикнең уртача күрсәткече – 540 см. Әлеге күрсәткеч булганда Өршәк ярларыннан ташып чыга.Дим елгасы әлегә тыныч. Су дәрәҗәсе Бочкаревка авылы янында тикшерелә. 1 апрельгә ул – 167 (+6) сантиметр. Дим елгасы су дәрәҗәсе 520 см күтәрелгәндә ярларыннан ташып чыга.– Без язгы ташкынга каршы чаралар үткәрдек, шул исәптән Питрәй, Первомайский, Сабур авыллары янындагы күперләр янындагы бозларны шартлаттык. Хәлне даими күзәтеп торабыз, әлегә барысы да тыныч, күперләргә боз тыгылмый. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, быел яз елгаларда су дәрәҗәсе уртача күрсәткечләрдән 20 сантиметрга югарырак күтәрелергә ихтимал, шуңа күрә без даими әзерлектә, – дип хәбәр итте 95нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Минзир Рәхимкулов.

Чишмә районы территориясендә иң күп сулы һәм су ташу куркынычы булган Өршәк елгасы бар, ул беренче булып «уяна».
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматларына караганда, 2020 елның 1 апреленә әлеге елгада су дәрәҗәсе 77 сантиметр тәшкил итә, су 31 сантиметрга күтәрелгән. Елның-елындагы чикнең уртача күрсәткече – 540 см. Әлеге күрсәткеч булганда Өршәк ярларыннан ташып чыга.
Дим елгасы әлегә тыныч. Су дәрәҗәсе Бочкаревка авылы янында тикшерелә. 1 апрельгә ул – 167 (+6) сантиметр. Дим елгасы су дәрәҗәсе 520 см күтәрелгәндә ярларыннан ташып чыга.
– Без язгы ташкынга каршы чаралар үткәрдек, шул исәптән Питрәй, Первомайский, Сабур авыллары янындагы күперләр янындагы бозларны шартлаттык. Хәлне даими күзәтеп торабыз, әлегә барысы да тыныч, күперләргә боз тыгылмый. Республика Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, быел яз елгаларда су дәрәҗәсе уртача күрсәткечләрдән 20 сантиметрга югарырак күтәрелергә ихтимал, шуңа күрә без даими әзерлектә, – дип хәбәр итте 95нче янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы Минзир Рәхимкулов.
Читайте нас: