Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Коры үләнне яндырмагыз!

Рәсәй халкы карлар эреп җир кипшенү белән, тиешле органнарның кисәтеп торуына карамастан, көздән калган коры үләннәрне яндыра. Нәтиҗәдә меңнәрчә чакрымга сузылган урманнар яна.

Чишмә районы да искәрмә булып тормый. Бездә дә үткән елдан калган корыган үләннәрне генә түгел, җыелган чүп-чарны да яндыралар.
– Яз тирә-юньне тәртипкә китерү начар сөземтәләргә китерергә тиеш тә түгел кебек. Әмма кешеләр учак якканда аны карап торырга кирәклеге турында оныталар. Шуның аркасында ут йортларга һәм корылмаларга күчә, ә кайвакыт анда кешеләр һәлак була, – диде Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше буенча районара бүлекнең өлкән тикшерүчесе Евгений Гончар.
Аның сүзләренә караганда, 2019 елда коры үләнгә ут кабуның 88 һәм чүп-чар янып китүнең 50 очрагы булган. Шул сәбәпле Чишмә районының Пенза авылында шәхси хуҗалык корылмалары һәм Түбән Тирмә авылында ике склад янды, шулай ук Чишмә поселогының Яшьләр бистәсендә йортларга ут кабу куркынычы янады.
– Халык үткән елдан калган коры үләнне һәм яфракларны яндырып табигатьне яңартабыз, дип уйлый, әмма экосистемада куаклар һәм үләннәр үссен өчен барысы да каралган. Безнең климатта кипкән үләннәр ашлама була һәм яшь үсентеләргә комачауламый, вакыт үтү белән ботаклар да черемәгә әйләнә, – дип ассызыклады Евгений Викторович. – Коры үләнне яндыру үсемлекләргә генә түгел, хайваннар дөньясына да зыян сала: куян, керпе балалары һәм башка җәнлекләр һәлак була.
Корыган үләнгә һәм чүп-чарга ут төртү шактый мәшәкатьләр тудыра: тәүлегенә 20 тапкыр янгын сүндерергә барган чаклар була. Янган үләнне контрольдә тоту бик авыр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге район халкын янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәргә: корылмалар янындагы үләнне яндырмаска, учакны игътибарсыз калдырмаска, балаларга шырпы белән уйнарга рөхсәт итмәскә, сүндерелмәгән шырпыны һәм тәмәке төпчекләрен ташламаска чакыра. Янгынны үз көчең белән сүндерү мөмкинлеге булмаса, 01, 101, 112 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.
Безнең белешмә:
Әлеге вакытта янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме шактый зур. Мәсәлән, гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга 20 меңнән 30 мең сумга кадәр. Юридик затлар өчен штрафлар күләме саллырак: янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен оешмаларга 150дән 200 мең сумга кадәр, ә янгынга каршы махсус режим шартларында 200дән 400 мең сумга кадәр штраф яный.
Корыган үләнне яндыру нәтиҗәсендә милек янып беткән очракта, җинаять эше кузгату һәм гаеплеләрдән матди зыянны тулы күләмдә түләттерү ихтимал.
Читайте нас: