«Башгидромет» хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кышның гадәттәгедән 7,2 градуска җылырак булуы сәбәпле, язгы ташкын 8–13 көнгә иртәрәк, ягъни март ахырында башланырга ихтимал. Елгалардагы бозның калынлыгы нормага караганда 10нан 35 сантиметрга кадәр нәзегрәк. Кар катламындагы су запасы норма чикләрендә булса да, су баса торган урыннарда җирнең дымлылыгы көздән үк уртача күрсәткечләрдән 50–60%ка югарырак иде.
Районда Чишмә районы башлыгы Флүр Уразмәтов рәислегендә язгы ташкынга каршы комиссия оештырылды, шушы көннәрдә Юл ремонтлау-төзү идарәлегендә техниканың һәм хезмәткәрләрнең әзерлеге тикшерелде. Район башлыгы хезмәтләрнең югары әзерлек режимында булырга тиешлеген ассызыклады. Ташкынга бәйле гадәттән тыш хәлләргә 30 берәмлек техника һәм 70 кеше әзерләнәчәк. Шунда ук кисәтүләр дә ясалды һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен вакыт билгеләнде.
– Бүген без инженерлык, юл, шулай ук янгын сүндерү, коткару хезмәтләрен чакырдык. Бу ташкын вакытында гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта халыкка кирәкле ярдәм күрсәтү өчен эшләнә. Җир нормадан тыш дымлы булу сәбәпле, район территориясендәге елгаларда су дәрәҗәсе еллык уртача күрсәткечтән югарырак булырга тиеш дип уйлыйбыз, – диде ташкынга каршы комиссия рәисе урынбасары Камил Уразмәтов.
Аның сүзләренә караганда, торак пунктларның, агулы химикатлар складлары һәм үләт базлары кебек, су басу зонасына эләкмәве уңай хәл булып тора.
– Су дәрәҗәсе норма чикләрендә яки югарырак булыр, дип көтелсә дә, без, гадәттәгечә, начаррак хәлләргә әзерләнәбез, чөнки һава торышының ничек булырын алдан белеп булмый, – диде Чишмә районының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Җиһанур Идрисов.
Ул су басуга каршы чаралар планы төзелүе, шулай ук Өршәк елгасында боз тыгылып күперләрне җимермәсен өчен үткән җомгада боз шартлатылуы турында сөйләде.
Күпьеллык күзәтүләр буенча, районда су басу куркынычы булган Первомайский, Питрәй һәм Сабур авыллары янындагы өч участокны билгеләргә мөмкин. Үткән елларда болыннарны гына су басуын, торак пунктларга су кермәвен билгеләп үтик. Су дәрәҗәсе кинәт күтәрелеп елгалар ташканда (бу хәл бик сирәк була) Үрге һәм Түбән Хаҗәт, Караякуп авылларының кайбер йорт алларына су керә.
– Язгы ташкынга каршы комиссия генә түгел, шулай ук бигрәк тә хәвефле зонада булган торак пунктларның авыл Советлары башлыклары сулыкларны даими рәвештә карап һәм су дәрәҗәсенең арту-артмавын тикшереп, күзәтеп торалар, – дип билгеләп үтте белгеч.
Ул чишмәлеләрне игътибарлы һәм сак булырга, ташкын чорында кыйммәтле әйберләрне подвалларда сакламаска, аларны йортларның өске катына күчерергә чакырды. Су баскан очракта, утны, суны, газны сүндерергә һәм коткару хезмәтенә (112) шалтыратырга, ишек-тәрәзәләрне ныклап ябарга, йорт хайваннарын хәвефсез урынга күчерергә кирәк.