Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фаҗига була язды

Шушы көннәрдә иртәнге сәгать дүрттә Чишмә районының Сафар авылыннан Чишмә үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыраталар.

Үзбәкстан гражданнары булган Розиковлар гаиләсенең алты әгъзасы (1960, 1989, 1983, 2009, 2012 һәм 2019 елгылар) «ис газыннан агулану» диагнозы белән дәваханәгә китерәләр. Хәтта дүртесен реанимация бүлегенә салалар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы бүлеге мәгълүматларына караганда, гаилә яшәгән төзелеп бетмәгән кирпеч йорт көнгә бер тапкыр күмер ягып, өстәмә рәвештә өч электрҗылыткыч белән җылытылган.
Хәтерегезгә төшерәбез, ис газы белән агуланмас өчен җиһазлар төзек булырга тиеш. Мичтәге ярылган урыннар, төтен юлының тыгылуы һәм башка шундый «вак-төякләр» авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай ук бинаның яхшы җилләтелүе турында да кайгыртырга кирәк.
Күмерләр янып беткәнче, төтенлекне япмаска кирәк. Ә автоһәвәскәрләргә двигатель эшләп торганда гаражда озак вакыт тормагыз, дип киңәш итәбез.
Баш әйләнү, баш авырту, күңел болгану, косу, колак шаулау, тын кысылу, ютәл, күзләр яшьләнү ис газы белән агулану билгеләре булырга ихтимал. Уртача һәм нык агуланган очракта йөрәк-кан тамырлары системасы эшендә проблемалар булырга мөмкин. Бу очракта үз вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, зыян күрүче йөрәге туктаудан яки миокард инфарктыннан вафат булырга ихтимал.
Читайте нас: