Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Ташкын буенча фараз бирергә иртәрәк әле

Республикада ташкын мизгеленә әзерлек буенча эш башланды.

Елгалар суы ярларыннан чыккан мәлдә Башкортстан халкын нәрсә көтүе турында әлегә рәсми мәгълүматлар юк, әмма Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт идарәлеге традицион рәвештә үз эшен вакыйгалар үсешенең иң начар варианты буенча төзи. Язга төп хәзерлек эшләре сентябрьдән алып барыла. Төбәк бюджетыннан ташкын белән көрәшүгә быел 7 миллион сум чамасы акча бүленде. Башгидромет елгалар белән бәйле хәлнең төгәл фаразын мартның өченче ункөнлегендә генә бирәчәк, дип хәбәр иттеләр «Рәсәй» медиаүзәктә үткән матбугат конференциясендә.
– Республика ярдәме йөзендә барлык подразделениеләрне тәэмин итү бара. Язга коткаручыларның суда оператив йогынты ясау мөмкинлеге булсын өчен йөзү чараларына басым ясала. 2019 ел йомгаклары буенча, Башкортстанга янгын сүндерү техникасының хәзерге заман үрнәгендәге 12 берәмлеге кайтарылды, алар шул исәптән ташкын вакытында да ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнгән, бездә тәэмин ителеш яхшы, – дип сөйләде Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт идарәлеге начальнигы урынбасары Виталий Барзайкин.
Матбугат конференциясендә республикада ике боз кичүе бер айга элек ябылды, ә берсе бөтенләй булдырылмады – елга туңмады, дип сөйләделәр. Әлеге вакытта Агыйдел шәһәре янындагы боз юлы гына гамәлдә, анда боз катламы 50 сантиметр чамасы тәшкил итә. Аны 17–20 март тирәсендә ябачаклар. Әлегә коткаручылар көн дә үлчәм алып торалар.
Февральдә ашыгыч хезмәт вәкилләре су басу зонасында торган йортларда булдылар, халыкка гадәттән тыш хәл булган очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлаттылар, хәвефсезлек чаралары турында сөйләделәр. Белгечләр ташкынга алдан ук әзерләнергә: әйберләр, азык-төлек, өй кирәк-ярагы һәм матди кыйммәтлекләрне подваллардан һәм кар базларыннан югары катларга күчерергә кирәк, дип белдерделәр. Акча һәм документларны азык пленкасына төрергә яисә су үтми торган пакетларга салырга кирәк. Баскычны да алдан әзерләп кую мөһим, су дәрәҗәсе күтәрелгән очракта бу котылырга ярдәм итәчәк. Йөзү чаралары, коткару бөяте (круг) булдыру да артык булмас.
Гаиләнең һәр әгъзасы беренче кирәк-ярактагы, шул исәптән мизгелгә карап эчке кием комплекты, фонарь, аптечка, гигиена чаралары һәм тәүлеклек азык-төлек паегы белән чемодан әзерләп куярга тиеш. Азык-төлек һәм эчә торган суның өч көнлек запасын әзерләү мотлак. Су басу сәбәпле йорт изоляциядә калырга ихтимал.
Өлкән яшьтәгеләр, авырулар, балалар һәм көмәнле хатыннарга килгәндә, аларны ташкын чорында хәвефсез урынга илтергә кирәк. Хуҗа кешеләргә өй маллары турында хәстәрлек күрүне исләренә төшереп тору кирәкмәс – малны су баса торган урыннардан башка җиргә күчерү мөһим.
Читайте нас: