Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Кеше гомерләрен коткаручы

Соңгы өч елда безнең республикада янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланмалар ярдәмендә 336 кешенең (шул исәптән 131 баланың) гомере коткарып калынды, алар арасында Чишмә районында яшәүчеләр дә бар.

Т. Нәгыймов, «Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге» начальнигы
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 12 декабрьдә, «Башкортстан Республикасының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге» начальнигы урынбасары М. Исмәгыйлев Чишмә районы авыл биләмәләрендә гражданнарга «Янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма – иң яхшы яңа ел бүләге» акциясе барышында әлеге җайланмаларны куярга өндәү буенча рейд үткәрде.
Әлеге вакытта Чишмә районы территориясендә янгын турында хәбәр итүче 257 җайланма урнаштырылган, тагын якынча 800не кую таләп ителә. Халыкның ташлама алучы категориясенә – аз тәэмин ителгән күп балалы, шулай ук социаль яктан имин булмаган гаиләләргә әлеге җайланмалар бушлай куела. 2018 елда һәм соңрак балалары туган гаиләләрнең, шулай ук 55 яшьтән өлкәнрәк булган, ялгыз яшәүче гражданнарның да хокукы бар. Башкалар аны үз исәбенә куйдыра ала, бәясе якынча 250 сум. Янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланманы алу өчен Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты сайтында («Гражданнар мөрәҗәгате» бүлегендә) гариза калдырырга, шулай ук эш көннәрендә 9дан 18 сәгатькә кадәр түбәндәге телефон буенча янгыннарны кисәтү хезмәте үзәгенә шалтыратырга мөмкин: 8 (347) 218-16-30.
Читайте нас: