Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Бу балалар – чын герой

Башкортстанның Архангель районында яшәүче 17 яшьлек Александр Маскалев Росгвардия һәм Федерация Советы башлангычы буенча үткәрелүче «Герой балалар» проектында катнаша.

Ул әнисен һәм кечкенә энесе белән сеңлесен коткарган өчен бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә Башкортстан буенча Росгвардиянең матбугат хезмәте.

Фаҗига апрель аенда була язган. Үсмер мунча ягып йөргән һәм эшен тәмамлап өйгә кергәндә кушып төзелгән веранданың дөрләп януын күреп калган. Ул тиз генә йөгереп кереп дүрт яшьлек сеңлесе Каринаны һәм бер яше дә тулмаган энесе Диманы күтәрә дә, тәрәзәне ватып балаларны урамга чыгара. Аннары ут ялмап алган йортка кире кереп әнисен коткара. Бәхеткә, гаилә исән кала, ә йортлары сигез минут эчендә янып бетә.

– Мин аңа «Син булмасаң өчебез дә исән калмас идек», дидем, – дип искә ала әнисе Алена Николаевна.

Сашаның тәне II дәрәҗәдә яна, гомумән алганда, тәненең 25 проценты зыян күрә. Тәне бик озак һәм авыр төзәлә, тире күчереп утырту буенча берничә операция кичерә.

Геройны туган республикасында да хөрмәт көтә. Росгвардиянең төбәктәге идарәлегендә яшь батырны шефлыкка алу буенча бик күп чаралар комплексы планлаштырылган, алар исәбендә Росгвардиянең махсус бүлекчәсе хезмәткәрләре белән танышу, экскурсияләр һәм башкалар бар.

Александр белән бергә боз астына төшеп киткән иптәшенә чыгарга ярдәм иткән 12 яшьлек Ырынбур укучысы да сәхнәгә күтәреләчәк. Бер иптәшләре кеше чакырган арада Максим дустына ярдәмгә ташланган һәм аны судан тартып алган. Шулай ук Дагстанда яшәүче Мөслим Далгатов та бүләкләнәчәк, ул гомерен хәвеф астына куеп 70 метр тирәнлектәге упкын читендә чак эләгеп калган танышын коткарган. Киров өлкәсеннән 15 яшьлек Кирилл Шавкунов та суга батып баручы балага ярдәм кулы сузган.

Тагын бер бәхетле тәмамланган очрак бар. Чиләбе өлкәсеннән 11 яшьлек укучы Елизавета Маслакова ике яшьлек сабыйны коткара. Бала берни белми рельслар өстендә уйнап утыра һәм үз өстенә тепловоз килүен күрми, машинистның сигнал бирүенә игътибар итми. Моны күреп калган укучы кыз уйлап та тормыйча ярдәмгә ташлана – баланы эләктерә дә, аның белән юл читенә тәгәрәп төшеп китә.

Бөтенрәсәй «Герой балалар» гражданлык-ватанпәрвәрлек проекты 2014 елдан башлап ел саен үтә. 1 ноябрьдә 20 яшь геройны бүләкләү тантанасы булачак. Анда Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директоры – РФ Милли гвардия гаскәрләре баш командующие Виктор Золотов, Рәсәй һәм Хезмәт геройлары катнашачак.

Фото: Башинформ


Читайте нас: