Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Янгында кешеләр гомере өзелә

Сентябрьдә Чишмә районында 11 янгын булды.

Бакчачылык ширкәтләрендә ут чыгуның ике очрагы, Чишмә поселогында һәм Алкин-2 авылында фатирлар, районда өч мунча, абзар һәм машина яну, ике йортта ут чыгу теркәлгән.

2018 елда районда 51 янгын булса, 2019 елның 2 октябренә кадәр 195 булган. Саннарның кинәт артып китүе шуның белән дә аңлатыла: элек коры үләнгә яки комбайнга ут кабып китү дип теркәлсә, хәзер исә шундый очракларның барысы да янгын буларак билгеләнә.

Ут янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре үтәлмәгән җирдә чыга. Ул үз юлында бар нәрсәне юк итә, кешеләр санаулы минутларда йортсыз-җирсез кала, еллар буе җыйган мөлкәтен югалта. Ә иң куркынычы – кеше гомерләре өзелә. Мәсәлән, 16 сентябрьдә Алкин-2 авылында янгын сүндергәннән соң фатир хуҗасының, 1967 елгы ирнең, гәүдәсе табыла. Әлеге вакытта экспертлар үлем сәбәбен ачыклый. Янгын турында төнге сәгать 11дә гражданка Э. Солтанова хәбәр итә. Ике фатирлы йорт янып бетә. Бәхеткә, бу вакытта күрше фатирда беркем дә булмый, чөнки хуҗалары Уфада яши һәм ял көннәрендә генә кайтып йөри.

19 сентябрьдә төнге сәгать икедән соң диспетчер пультына Сәйран авылында янгын чыгуы турында хәбәр килә. Утны сүндергәннән соң 47 яшьлек йорт хуҗасының мәете табыла. Аның үлеме һәм янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

– Янгыннарның төп сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү, республикада шулай ук балаларның ут белән уйнавы, электр җиһазларның төзексезлеге сәбәпле янгын чы-гу очраклары да ешайды, – дип ассызыклады Дәүләкән районара янгын күзәтчелеге һәм кисәтү эшләре бүлеге инспекторы Руслан Байдамшин. – Шуны билгеләп үтү дә мөһим, чүп-чар реформасыннан соң, чүп яндыру сәбәпле ут чыгу очраклары кимеде. Гражданнар чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга илтеп түгә башлады.

Әмма гамьсез халык барыбер каралты-кура янында чүп яндыруын дәвам итә һәм шул сәбәпле ун граждан җәй айларында административ җаваплылыкка тарттырылды.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 28 июнендә Башкортстан Респуб-ликасының «Гомуми кулланылыштагы территорияләрдә чүп-чар һәм үлән яндырган өчен административ җаваплылыкка тарттыру турындагы» кодексына үзгәрешләр кертелде.Шулай ук РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 17 гыйнварындагы янгынга каршы режим турындагы карары белән торак пунктлар чикләрендә урнашкан җир участоклары хуҗаларына даими рәвештә чүп-чарны җыеп һәм үләннәрне чабып торырга йөкләтелде, югыйсә штраф түләргә туры киләчәк.

2019 елның 21 гыйнварыннан 2020 елның 10 гыйнварына кадәр республика территориясендә «Торак-2019» операциясе игълан ителде. Әлеге операция барышында профилактик төркем Чишмә районы торак пунктларында йортларны карап йөри, мичләрнең һәм электрүткәргечләрнең төзеклеген тикшерә.

– Бу төркемгә урындагы үзидарәнең вазифалы затлары керә, аларга административ хокук бозулар буенча беркетмә төзү хокукы бирелгән. Башка төрле әйткәндә, күршеңнең янгын чыгу хәвефе янаган, тиеш булмаган урында чүп-чар яндыруын күрсәгез, бу турыда янгын сүндерү частена шалтыратмасагыз да була, үзегез яшәгән урын буенча авыл Советына хәбәр итәргә мөмкин, – дип аңлатты Руслан Хәниф улы.
Читайте нас: