Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Фаҗигане кисәтергә ярдәм итәр

Махсус җайланма янгын хәвефе турында төтен чыга башлау белән хәбәр итүче нәтиҗәле чараларның берсе булып тора.

«Башкортстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методика үзәге» дәүләт учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2019 ел башыннан республикада сигез меңнән артык янгын очрагы теркәлгән, 184 кешенең гомере өзелгән, шуларның җидесе – балалар.

Чишмә районында әлеге чорда 180 янгын очрагы теркәлгән, ике кеше һәлак булган, алар арасында балалар юк. Узган ел белән чагыштырганда, янгыннар санының артуы күзәтелүен билгеләп үтик.

Күпчелек очракта янгын килеп чыгуга кешеләр гаепле, моңа янгын хәвефсезлеген үтәмәү: дөрес урнаштырылмаган электр-үткәргеч, тиеш булмаган урыннарда тәмәке тарту, балачаганың ут белән шаяруы һәм кешеләрнең битарафлыгы сәбәпче булып тора. Мәсәлән, агымдагы елның 6 августында Чишмә районының «Здоровье» бакчачылык ширкәтендә агач йорт янып китеп бер кеше һәлак була. Янгын чыгуның сәбәбе – электр җиһазын кулланганда хәвефсезлек кагыйдәсен бозу. Шул ук көнне Келәш авылында мунча янып тагын бер кешенең гомере өзелә. Фаҗига килеп чыгуның сәбәбе – тәмәке тартканда ут белән саксыз мөгамәлә итү.

Оператив мәгълүматлар буенча, республикада шундый җайланмалар ярдәмендә өч ел эчендә 285 кешенең (шул исәптән 126 баланың) гомере саклап калынган.

Янгын турында хәбәр итүче җайланмалар электр товарлары сатылучы һәм махсус кибетләрдә бар, бәясе 250 сум һәм югарырак.

Шундый җайланманы урнаштыру, шулай ук янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү йортыгызны, милегегезне, иң мөһиме – гомерегезне саклап калырга ярдәм итәр!

Фото: Ачык чыганаклардан
Читайте нас: