Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Урманнарны саклыйк

Урманның җәнлекләр, кош-кортлар өчен яшәү чыганагы икәнен белмәгән кеше юктыр.

А. Галимова
Яшәү урыныннан тыш, урман шулай ук бар хайваннарны да тукландыру, табигый бәла-казалардан саклау вазифаларын үти. Өстәвенә, урманнар планетабызны кислород белән тәэмин итүе турында да бик яхшы беләбез.

Бүген урманнар җир шарының өчтән бер өлешен тәшкил итә. Шул санның җиде проценты гына кеше хезмәте белән бәйле. Урманнар сигез ярым миллион квадрат километр мәйданын биләп алган, ә бу исә илебезнең кырык процентка якын территориясе дигән сүз.

Бәлане эзләмә, бәла сине үзе эзләп табыр, ди халык. Кызганычка каршы, бу әйтем урман темасына да бик кагылышлы. Радио-телевидениедән, гәзит-журналлардан көн саен диярлек урман янгыннары турында ишетеп, укып торабыз. Ике канатын да киң җәеп, бар омтылышын яшеллеккә юнәлткән янгын телләре көн саен дистәләгән гектар җирне юкка чыгаруын дәвам итә.

Янгынның зур өлеше, билгеле булганча, илебезнең Европа өлешенә туры килә, дип фикер йөртә галимнәр.

Бүгенге көндә урманның үзеннән-үзе янып китү очрагы 7–8 процент кына тәшкил итә. Димәк, урманда янгын чыгу кеше факторы белән бәйле, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.

Табигать кочагына ял итәргә чыкканда яисә ауга, балыкка барганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Янгын чыгу куркынычы мизгеле вакытында коры үлән яндыру, учак кабызу, урман янында тиз янып китүчән материаллар калдыру – һич ярый торган эш түгел.
Урманнарда янгын чыгуның берничә сәбәбе бар:

  • кешенең ут белән сак эш итмәве;
  • урман паркы зонасында бала-чаганың шырпы белән шаяруы;
  • чүп-чар, коры үлән яндыру;
  • агачка яшен сугу;
  • бензин яисә май сеңгән сыек материалның янып китүе.
Урманда янгын булмасын өчен эшләргә ярамый:

  • урманда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, шырпы ташлау;
  • җилле көнне учак кабызып,
  • караучысыз калдыру;
  • урман аланында яки кырда, бакчада коры үлән яндыру;
  • машина двигателе эшләп торган вакытта ягулык багына ягулык салу.
Урманда саклык чаралары

Учак кабызгансыз икән, киткәндә аның тулысынча сүнгән булуына игътибар итегез. Ял итү урыныннан киткәндә, пыскып ятучы агач кисәге яки ботак калмавына ышанырга кирәк.

Урманда янгын чыкканын күрүгә беренче эш итеп, коткаручыларга, полициягә, урманны саклау хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Читайте нас: