Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Башкортстанга урман янгыннары яный

Аларны ничек булдырмаска һәм сүндерергә?

Башкортстан яна! Кызганычка каршы, урман янгыннары мизгеле быел гадәттәгедән дә алдарак башланды. Барысына да язның гадәттән тыш җылы килүе һәм явым-төшем булмау сәбәпче. Янгыннарга юл куярга ярамый. Урманнарны тергезү өчен дистәләрчә ел вакыт кирәк. Әгәр дә сез бер тапкыр булса да урман янгынын күрсәгез, бу коточкыч күренешне беркайчан да онытмаячаксыз.

Статистика күрсәтүенчә, барлык янгыннарның 82 процентына кешеләр гаепле. Калганнарына – яшен сәбәпче. Гадәттә табигать янгыны сүндерелмәгән тәмәкедән, янган шырпыдан, атудан соң пыскыган пыждан, майлы чүпрәктән, пыяла шешәдә кояш нурлары чагылышыннан, автомобиль глушителеннән чыккан очкыннан, урман янында яисә торф яткылыгында коры үлән, чүп-чар яндырудан, авыл хуҗалыгында файдалану өчен урман яланнарын яисә көтүлекләрне яндырып чистартудан чыга. Ләкин барысыннан да ешрак янгынга учак кабызу гаепле.

Рәсми мәгълүматлар буенча, шушы елның 13 апреленнән 9 маена кадәр генә дә бер мең гектардан артык мәйданда 70 урман янгыны теркәлгән. Аларның 20сенә ут белән саксыз эш итү сәбәпче. Чагыштыру өчен: бер ел элек республикада бу вакытка 310 гектар мәйданда нибары 47 янгын теркәлгән. Ә кызу көннәр башлангач, җәен нәрсә булачак?

30 апрельдән Башкортстан урманнарына янгынга каршы аерым режим кертелде, ул махсус карарга кадәр гамәлдә булачак. Узган атнада республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы нигездә Урал аръягында урнашкан сигез районда урманга баруны бөтенләй тыйды. Әлегә тыю 21 көнгә кертелгән, хәл яхшырмаса, аны тагы билгесез вакытка озайтачаклар.

Көн саен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы инспекторлары белән берлектә, территорияләрне карап йөри, режим үтәлешен тикшерә. Зуррак мәйданны колачлау максатында хезмәткәрләр коптер куллана.


Әлеге вакытта урманда түбәндәге гамәлләр тыелган:

– ачык уттан файдаланырга;

– янган шырпылар, тәмәке төпчекләре ташларга;

– майлы һәм ягулык матдәләре сеңгән әйберләр калдырырга;

– двигатель багына ягулык салырга, төзек булмаган машиналар кулланырга, ягулык салынган машина янында тәмәке тартырга һәм ачык уттан файдаланырга;

– шешәләр һәм пыяла ватыклары калдырырга, чөнки алар яндыручы линза ролен үтәргә мөмкин;

– агачлар астында, урман акланнарында, аланнарда үлән яндырырга;

– ылыслы яшь урманнарда, торфлы сазлыкларда, урман диләнкеләрендә, коры үләнле урыннарда, агач асларында учак ягарга;

– учакны туфракка кадәр чистартылган, киңлеге ярты метрдан да ким булмаган мәйданнарда гына ягарга мөмкин. Янып беткәч аны яхшылап җир белән күмәргә яисә тулысынча сүнгәнче су сибәргә кирәк.

– җилле көнне учак ягарга һәм аны караучысыз калдырырга;

– тукталган урыннан киткәндә учакны янган килеш калдырырга.

Республика урманнарында режим үтәлешен коткаручылар һәм урманчылардан торган махсус мобиль төркемнәр күзәтәчәк. Законны бозган гражданнарга – биш мең сумга, юридик берәмлекләргә 500 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр дә сезнең кылыгыгыз аркасында урманда янгын чыкса – бер миллион сумга кадәр түләргә туры киләчәк.


1) Ялкынны яфраклы агач ботаклары ярдәмендә сүндерергә тырышыгыз.

2) Ялкынга җир сибегез һәм аякларыгыз белән таптагыз.

3) Утка су сибегез.

Әгәр дә сез янгын чыккан урында булсагыз һәм үз көчегез белән аны сүндерү мөмкинлеге булмаса, болай эшләгез:

1) Якында булган кешеләрне тиз арада куркыныч зонадан

чыгарга кирәклеге турында кисәтегез.

2) Аларның юлга яисә диләнкегә, киң акланга, елга яисә

сулык ярына, басуга чыгуын оештырыгыз. Хәвефле зонадан тиз, ут хәрәкәте юнәлешенә перпендикуляр рәвештә чыгыгыз.

3) Әгәр дә янгын ялмап алган урыннан тиз генә чыгу мөмкин булмаса, сулыкка керегез яисә юеш кием белән капланыгыз. Ачык урынга яисә акланга чыккач, җир янындагы һава белән сулагыз – анда төтен азрак, авызыгызны һәм борыныгызны мамык-марля бәйләвече яисә чүпрәк белән каплагыз.

Янгын зонасыннан чыккач, аның урыны, күләме һәм үзен-чәлекләре турында мәгълүматны түбәндәге урыннарга тапшырыгыз:

– Республика Урман хуҗалыгы министрлыгының төбәк диспетчер хезмәте: 8 (347) 218-14-14 (тәүлек әйләнәсенә).

– Урманнарны саклау хезмәтенең туры элемтә телефоны: 8-800-100-94-00.

– «Урманны саклагыз» мобиль кушымтасы аша (Google play, App Store, Windows Store буенча керә аласыз).
Читайте нас: