Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Мунча, машина, абзар һәм складлар янган

Бәла-каза

Роман Биктимеров, Рәсәй МЧСның БР буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге начальнигы
Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгыннарны һәм коры үләнгә ут төртүне кисәтү өчен язын гына түгел, ел әйләнәсенә рейдлар үткәрәләр һәм патрульдә торалар, гражданнарга янгын хәвефсезлеге кагыйдәләре турында аңлаталар. Шулай булуга карамастан, битарафлык сизелә.

Коры үлән яну сәбәпле 1 майда «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Үрге Тирмә авылы янындагы складларына ут каба. 2 майда Калмаш авылы кешесе ихатасында коры үлән һәм чүп-чар яндырганда үзенең һәм күршесенең каралты-курасын ут ялмап ала.

Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган затлар административ яки җинаять җаваплылыгына тартыла. Мәсәлән, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.4 маддәсенә ярашлы, гражданнарга 2–3 мең сум, вазифаи затларга 6–15 мең сум, юридик затларга 150–200 мең сумга кадәр штраф салына.

* * *

13 майда Яңавылда электр чыбыкта кыска ялганыш нәтиҗәсендә бакча йортында янгын чыга. Веранда янып бетә, түшәмнәргә һәм түбәгә зыян килә.

* * *

11 майда үзәк район дәваханәсенә бите пешкән 1987 елгы ир китерелә. Ачыклануынча, ул газ горелкасы белән саксыз эш итү сәбәпле җәрәхәтләнә. Ул горелканың төзеклеген тикшереп карарга уйлап кулыннан төшереп җибәрә һәм көчле ут ялкыны битенә китереп бәрә. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң ир өенә кайтарып җибәрелә.

* * *

14 майда район үзәгендә механизмы ватылу сәбәпле «Шевроле Нива» автомобиле янып китә, транспорт чарасының двигатель бүлегенә зыян килә, машина хуҗасы исән-сау.
Читайте нас: