Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чын ир-егетләр һөнәре

Агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында машина-трактор паркын техник хезмәтләндерү һәм ремонтлау белгечлеге алучы 26 укучы өчен үткән чәршәмбе онытылмаслык тәэссоратлардан башланды.

Бу көнне алар иртән сәгать тугызда Чишмәнең 95нче янгын сүндерү-коткару частена экскурсиягә килделәр.

Студентларга тәүге биш минут – истәлеккә фотога төшү өчен янгын сүндерү часте янында сафка тезелеп басканда гына күңелсез булгандыр. Ишекләр ачылу белән алар янгын сүндерү машиналарын күрделәр, иң мөһиме, коткаручылар белән сөйләшә алдылар.

Коткаручылар Сергей Зайцев һәм Фәнзил Таһиров студентларга үз эшләре турында сөйләделәр, әйткәндәй, Таһиров үзе дә әлеге колледжны тәмамлаган, ләкин тормышын Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән бәйләргә булган.

Егетләр янгын сүндерү машинасын карап чыктылар, коткару көймәләрен күрделәр, хәтта янгын сүндерүчеләр «тревога» сигналы буенча төшүче торбадан төшеп карадылар. Студентлар шулай ук укытучылары Владимир Чернышков һәм мастер Марат Шәймәрданов белән янгын сүндерүчеләрнең ял бүлмәсендә булдылар, 112нче бердәм-кизү диспетчерлык хезмәте эше белән таныштылар.

– Янгын сүндерүчеләр киемен киеп карау бик кызыклы булды, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты икенче курста укучы Максим Кәримов. – Бу һөнәр чын ир-егетләр өчен: аларга аркаларына авыр кислород баллоны тагып, биткә маска һәм аякка тимер пластина табанлы итекләр кигән килеш кешеләрне ут эченнән чыгарырга, баскыч буйлап югары катларга күтәрелергә туры килә. Бәлки мин дә коткаручы булырмын, дип уйлыйм.

Максимның хыялы кайчан да булса тормышка ашса, ул, 95нче янгын сүндерү частендагы коткаручылар кебек, 30 апрельдә – Рәсәй янгын сагы көнендә һөнәри бәйрәмен билгеләячәк. Дөресен әйткәндә, әлеге вакытта янгын сүндерүчеләрнең бәйрәм итәргә вакыты юк – кызу чор: әле тегендә, әле монда коры үләнгә, чүп-чарга ут кабып янгыннар чыга.

– Билгеле булуынча, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк. Безнең эштә моңа зур игътибар бирелә. Әлеге вакытта Чишмә районында яшь балалы гаиләләр һәм ялгыз пенсионерлар яшәгән йортларга һәм фатирларга янгын чыгу турында хәбәр итүче 1100дән артык җайланма куелды. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтим, 2019 елдан башлап ул бала табу йортында әниләргә тапшырыла торган бүләкләр җыелмасына керә, – дип сөйләде 95нче янгын сүндерү часте начальнигы Минзир Рәхимкулов.

М. Рәхимкулов әйтүенчә, белгечләр мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан сигнализацияне янгын сүндерү часте пультына тоташтыруны тәмамлый – бу бөтен район буенча өч дистәдән артык объект. Хәзер мәгариф учреждениесендә янгын чыгу турында сигнал МЧСка кеше катнашлыгыннан башка хәбәр ителәчәк.

– Коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру темасына кире кайтып чишмәлеләргә тагын бер тапкыр мөрәҗәгатъ итәсем килә: уйлап эшләгез, барыннан да элек, сак булыгыз, – дип дәвам итте Минзир Мөнир улы. – Күптән түгел «Сельхозтехника» бакчачылык ширкәтендә (Чишмә-2) ике бакча йорты һәм биш бәдрәф янды.

Барысы да һәрвакыттагыча була. Пенсионер дачасына килгәч үз участогындагы чүп-чарны һәм коры үләннәрне яндырырга уйлый. Җил чыгып очкыннар тарата, һәм ир утны сүндерә алмый, һәм өенә кайтып китүдән дә яхшырак чара тапмый. Янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитмәгән булса, ут тагын да ныграк таралыр иде.

– Һөнәри бәйрәмебез көнне кешеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ булмасыннар иде, дип телисем килә. Янгын сүндерү хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, эштә уңышлар телим, – дип әңгәмәне тәмамлады Минзир Рәхимкулов.
Читайте нас: