Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кеше гомерләре хәвефсезлектә булырга тиеш

30 гыйнварда район хакимиятендә Чишмә муниципаль районда гадәттән тыш хәлләр, су объектларында һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды.

Комиссия рәисе, район хакимияте башлыгы урынбасары Камил Уразмәтов 2018 елда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча планнарны һәм чараларны үтәү буенча Чишмә районы звеносы эшчәнлеге турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аерым алганда, дүрт стационар металл эзләү җайланмасы сатып алынуы һәм урнаштырылуы (4нче, 5нче мәктәпләрдә, гимназиядә, спорт-савыктыру комплексында), 15 мәктәптә һәм 8 балалар бакчасында видеокүзәтү камералары кую, 11 мәктәптә һәм 5 балалар бакчасында ашыгыч ярдәм чакырту төймәләре булу, Арслан һәм Енгалыш авыллары биләмәләрендә янгын сүндерү өчен кирәк-яраклар һәм ике тагылма алынуы турында сүз барды. Янгын чыгу турында хәбәр итүче 1011 җайланма куелган.

Район территориясендә 14 коткару хезмәте булдырылган, анда 114 берәмлек техника бар һәм 289 кеше эшли.

95нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Минзир Рәхимкулов Чишмә районында янгынга каршы хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Күзәтү һәм кисәтү эшчәнлеге буенча Дәүләкән районара бүлек начальнигы урынбасары Роман Биктимеров Чишмә районында янгын хәвефсезлеге торышы һәм халык күп булган урыннарда планлы чаралар башкарылуы турында хәбәр итте. Чишмә юл төзү-ремонтлау идарәлеге начальнигы Хәлил Бикмәев муниципаль һәм рес-публика әһәмиятендәге автомобиль юлларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү турында сөйләде. Чишмә районы хакимияте башлыгы Ф. Уразмәтов һәм «Янгынга каршы федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча 12нче отряды» начальнигы Р. Мәхмүтов җитешсезлекләрне һәм кисәтүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.

Комиссия Чишмә муниципаль районда гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшләрне канәгатьләнерлек дип тапты. Шулай ук 2019 елга гадәттән тыш хәлләр, су объектларында һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча муниципаль районның эш планын раслады.

Арытаба «Башкирэнерго» җәмгыяте объектларында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм аның сөземтәләрен бетерү» темасы буенча гамәлдәге эшләр, «Башкирэнерго» җәмгыятенең Чишмә РЭС буенча коткару хезмәте милеге һәм техник чаралар тикшерелде.
Читайте нас: