Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Кечкенә Ваня өчен уенчык эт-коткаручы

Ун айлык Ваня Фокинның исеме бүген күпләргә билгеле, аның язмышы белән илебез халкы гына түгел, шулай ук башка дәүләтләрдә яшәүчеләр дә кызыксына.

Аның могҗизалы рәвештә исән калуы турындагы кадрлар бөтен дөньяга таралды. Сабыйны Магнитогорскида газ шартлап ишелгән йорт хәрабәләре астыннан табып алдылар, ул салкында 35 сәгать яткан.

Әлеге вакытта бала гомеренә куркыныч янамый, ул Леонид Рошальның Балалар хирургиясе һәм травмотологиясе үзәгендә тәҗрибәле табиблар күзәтүе астында дәвалана.

Әлбәттә, проблемалар аз түгел: аңа озаклап дәваланырга һәм тернәкләнергә кирәк булачак. Баланың исән калуын могҗизага тиңләмичә мөмкин түгел. Социаль челтәрләрдә «Ваня, яшә!» дигән хештег барлыкка килде. Интернеттан файдаланучылар көн саен аның сәламәтлеге турындагы яңалыклар белән кызыксыналар, җылы сүзләр язып әти-әнисен юаталар.

– Бетон плитәләрне күчердек, конструкцияне сүттек. Аннан соң тавышларны тыңлау өчен берничә минут тын тордык. Безнең төркемнән коткаручы Андрей Вальман бала елавын ишетеп калды. Шуннан соң моңа тагын бер тапкыр инану өчен тирә-яктагы бөтен техниканы туктаттык. Игътибар белән тыңлый башладык, «шауламагыз!» дигән сүзгә бала да тынып калды, тавышы чыкмый башлады. Шуннан соң «Кайда соң син?» дип эзләргә тотындык, – дип искә ала авария-коткару эшләре идарәлеге начальнигы Петр Гриценко.

Коткаручылар өчен сабыйны җимерекләр арасыннан эзләп табудан да мөһимрәк бурыч булмый. Шул ук вакытта бик тиз һәм сак эш итәргә кирәк була. Ваняны бетон плитәләр арасыннан табып алалар.

Шушы көннәрдә подполковник Петр Гриценко һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы табибы Анатолий Чумичев дәваханәгә барып кечкенә батырның хәлен белделәр һәм аңа йомшак уенчык – коткаручы эт бүләк иттеләр, ул аның яраткан уенчыгы булыр мөгаен. Бала янына бөтен команда белән килергә җыенган булганнар, әмма әлегә палатага барысын да кертмиләр. Ә менә Ваняны дәваханәдән чыгарганда, һичшиксез, барысы да киләчәк.

Киткәндә Петр Гриценко түзмәде, сабыйга кул биреп хушлашты, ул да коткаручысының кулын кысты.

Малай әлегә реанимация бүлегендә ята, хәле әкренләп яхшыра бара. Ваня медикаментоз комадан чыкты, үзаллы сулыш ала, бөерләре эшли. Фокиннар гаиләсе җимерелгән йортның дүртенче катында яшәгән. Алар ике бүлмәле торакка ипотека акчасын яңа гына түләп бетереп, шатланып яши башлаганнар. Фаҗига булыр алдыннан гаилә дәү әниләрендә кунакта булган, ул аларга үзендә кунып калырга тәкъдим иткән: гаилә башлыгы Евгений Фокин нәкъ шул төндә эшкә киткән. Әмма Ольга Фокина, Яңа елга әзерләнергә кирәк булганлыктан, өйгә кайтырга теләгән. Газ шартлаганнан соң ул өч яшьлек улын коткарырга өлгергән, ә Ваня янына барып җитә алмаган. Ата-ана сабыйларының исән калуына бик өметләнгән, һәм таң калырлык могҗиза булган.
Читайте нас: