Чишмэ
+6 °С
Облачно
Район кешеләре
17 Сентября , 04:51

Һөнәргә багышланган йөрәк

Ул сөйләгәндә, әңгәмәдәше ихтыярсыз рәвештә аңа колак сала. Аның тавышы – йомшак, тигез, гаҗәеп тыныч – иң авыр минутта да юатырга сәләтле кебек. Бу тыйнак кына хатынга карап, аның йөрәгендә никадәр зур йөк булуын һәм нинди олы горурлык йөртүен күз алдына китерүе дә кыен.

Һөнәргә багышланган йөрәкҺөнәргә багышланган йөрәк
Һөнәргә багышланган йөрәк

Чишмә районының ветеринария станциясе лаборанты Луиза Заһретдиновага «Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Ләкин бу танылу артында балачак хыялы, бурычка тугрылык, тормыш сынауларын җиңеп чыгу һәм ана йөрәгенең төзәлмәс ярасы үрелеп барган язмыш.

Луиза Хәмит кызы Чишмә поселогында туып үскән. Мәктәп елларында аның кумиры һәм төп юл күрсәтүчесе инглиз теле укытучысы Надежда Трофимовна Смирнова була. Поселокның өченче мәктәбендә 5-нче сыйныфтан 10-нчы сыйныфка кадәр белем биргән бу укытучы Луизаны шулкадәр илһамландыра ки, сыйныфтагы барлык балалар аңа охшарга тырышалар. Надежда Трофимовна укучыларына һәр яктан үрнәк була.

Мәктәпне тәмамлагач, Луиза Хәмит кызы үзенең яраткан укытучысы юлыннан китәргә карар итә. Ике ел Караякуп авылы мәктәбендә инглиз телен укыта, һәр укучыга җанын биреп эшли. Ләкин тормыш башкача хәл итә.

Кияүгә чыккач, Луиза Заһретдинова педагогиканы калдыра. Декрет ялында ул һөнәри юлын үзгәртергә уйлый һәм Чишмә кошчылык комбинатына эшкә урнаша. Шул ук вакытта Мәләвез техникумында читтән торып укып, ит продуктлары техник-технологы белгечлеген ала. Ире аңа һәр эштә ярдәм итә, яшь гаилә киләчәккә бәхетле планнар корып яши.

Ләкин 33 яшендә коточкыч хәл була – ирен  югалта. Өч бала белән ялгыз калу – күз алдына да китерүе авыр булган сынау. Бу авыр мәлдә әнисе аңа зур таяныч була. Шул вакытларда кошчылык комбинаты да ябыла, ләкин Луиза Хәмит кызын Чишмә районы ветеринария станциясенә эшкә чакыралар, анда хезмәттәшләре аны җылы каршы ала.

Ул тагын үзенең көчле холыклы булуын күрсәтә. Яңа эшнең махсус белем таләп итүен аңлап, читтән торып Стәрлетамак ветеринария техникумын тәмамлый һәм ветеринария фельдшеры белгечлеге ала. Ул сессиядә булганда балаларны әнисе карый.

Аның тормышы 1995 елдан бирле ветеринария станциясе белән тыгыз бәйләнгән. Башта серология бүлегендә лаборант булып эшләгән, материаллар әзерләгән, реакцияләр куйган.  2023 елда бактериология бүлегенә эшкә күчкән.

Бу — бик җаваплы хезмәт. Биредә микроблар чәчүлеген тикшерәләр, мал-туар арасында куркыныч инфекцияләр таралмасын өчен, чир кузгатучы вирусларны вакытында ачыклыйлар. Мондый эш ювелир төгәллек һәм даими белем арттыруны таләп итә. Мәсәлән, узган елны Уфада кош гриппы диагностикасы буенча катлаулы укулар узган. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров ветеринария табибларының әһәмиятен ассызыклап: «Бу кешеләр, авыл хуҗалыгы терлекләре арасында эпидемияләрне булдырмас өчен, санитар кордон тоталар», — дип билгеләп үтте.

Хезмәттәшләре аны профессиональлеге, киң күңеллелеге һәм искиткеч сабырлыгы өчен хөрмәт итәләр. Югары дәүләт бүләген алу Луиза Хәмит кызы өчен көтелмәгән хәл булган. Котлаулар кабул иткәндә, ул беренче чиратта коллективына рәхмәтен белдерә. Аеруча Чишмә ветстанциясе начальнигы Илшат Гәрәевка һәм лаборатория мөдире Гөлшат Сәйфетдиновага ярдәмнәре һәм аны мактаулы исемгә тәкъдим иткәннәре өчен чиксез рәхмәтле.

Үзенең кече улын “ һәрвакыт төп таянычым, җан сердәшем һәм шәхси психологым булды”, дип искә ала ул. Кичләрен алар озаклап дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырганнар, ана йөрәге бу әңгәмәләрдә тынычлык тапкан. Махсус хәрби операция башлангач, улы Ватан сагына баскан. Алгы сызыкта булса да, ул әнисе өчен төп ярдәмче һәм киңәшче булып калган. Әмма язмыш сынавын дәвам итә: газиз улы хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Тиздән геройның гаиләсенә яугир вафатыннан соң бирелә торган «Батырлык ордены» тапшырылачак.

Хәзер ул бар мәхәббәтен оныкларына багышлый. Һәлак булган улының зур кызы институтта укый, уртанчысы 9-нчы сыйныфка күчкән, ә кечесе — 5 яшьлек сабый балалар бакчасына йөри. Гомумән, Луиза Хәмит кызының биш оныгы бар. Алар арасында алты яшьлек Диана аерым урын алып тора. Киләсе елда беренче сыйныфка барачак бу бала тышкы кыяфәте белән дә, зирәклеге белән дә картәнисенә бик охшаган. Диана хәзердән үк инглиз телен өйрәнә, унга кадәр саный. Кем белә, бәлки, оныгының бу омтылышы — кайчандыр яшь укытучы булырга теләгән картәнисе хыялының дәвамыдыр...

Автор:Эльвина Гафарова
Читайте нас