

Яшь балыкчы өчен бу – гомерлеккә истә калырлык трофей.
Балыкчылык белән шөгыльләнә башлавына нибары ике ел булса да, Эльнар бу эшнең нечкәлекләрен тиз үзләштергән. Аның әйтүенчә, балык тоту – ул сабырлык һәм ныклы ихтыяр көче дә. Элек аның иң зур уңышы бер-ике килограммлы чуртаннар һәм корбан балыклар булса, бу юлы спиннингка чын ерткыч эләккән.
«Үҗәт балык белән шактый көрәшергә, ярга чыгару өчен шактый көч түгәргә туры килде», – дип искә ала яшь балыкчы.
Мондый мәлләрдә барысын да холык хәл итә: балык каршылык күрсәткәндә, тирәнлеккә тартканда, агач тамырларына кереп качарга маташканда, югалып калмау мөһим. Егет чигенми һәм үзенең «зур балыгын» ярга тартып чыгара. Егет елгага еш кына дуслары яки туганнары белән йөри, әмма бу юлы ялгызы гына барырга булган. Һәм нәкъ менә шуны вакытта чын маҗарага юлыккан.Күрәсең, ялгызлык аңа балыкның хәрәкәтен яхшырак тоярга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм иткән.
Балык тоту гади шөгыль кебек тоелса да, шактый мәшәкатьле: сабыр гына көтәргә, тоемларга, елганы яхшы белергә кирәк.
Бу табыш – яшь балыкчы өчен зур стимул. Эльнар балык тотуның бары тик ял гына түгел, ә сабырлык һәм чыдамлык таләп иткән зур хезмәт икәнен үз тәҗрибәсендә исбатлады.