Чишмэ
+17 °С
Облачно
Район кешеләре
20 Августа , 05:49

Укучыдан – остазлыкка

Быел Шөнгәккүл авылы мәктәбенең горурланыр  өчен аерым сәбәбе бар:  1 сентябрьдә биредә яшь педагог – «Земство  укытучысы» федераль программасы буенча конкурста җиңүче Артур Зәйнетдинов эшли башлаячак. Аның өчен бу карьерасындагы яңа этап кына түгел. Кайчандыр үзе белем алган мәктәпкә ул хәзер укучы түгел, ә остаз буларак, балаларның күз-ләрендә кызыксыну чаткылары кабызу максаты белән кайта.

Укучыдан – остазлыккаУкучыдан – остазлыкка
Укучыдан – остазлыкка

Аның төп остазы – әнисе, тарих укытучысы Гүзәл Фидаил кызы. Нәкъ менә ул улына коры даталар артында кеше язмышларын күрә белү сәләтен тәрбияләгән. Аның йогынтысында тарих белән мавыгу җитди тикшеренү эшенә әверелгән: Артур әтисенең шәҗәрәсен 14 буынга, ә әнисенең нәселен 7 буынга кадәр торгызган. Нәтиҗәдә «Зәйнетдиновлар. Йөрәк белән язылган тарих» һәм «Зәй-нетдиновлар. Сугыш турында барысы да язылмаган» дигән исем астында ике китап дөнья күргән. Артур өчен бу, барыннан да элек, ата-бабалары язмышы аша үзеңне аңлау юлы. Ул бу алымны укучыларына да тапшырырга тели: тарих – ул китап битләрендәге саннар гына түгел, ә һәркемгә якын булган кешеләр язмышы да.

Мәктәптә укыганда ук Артур үзенең күпкырлы сәләтен күрсәткән: «XXI гасыр лабораториясе», «Йолдызлык», КРИТ кебек республика бәйгеләрендә җиңү яулаган, район олимпиадаларында призлы урыннар алган. Ул «коры» фәннәр белән генә чикләнмәгән: район конкурсларында татарча җырлаган, вожатый булып эшләгән, КВНда уйнаган, хәтта пластилиннан анимацияләр иҗат иткән, шул исәптән Габдулла Тукай әкиятләрен җанландырган һәм сугыш турында фильм төшергән.

Мондый күпкырлылык – аның «мәгариф – ул бары тик белем бирү генә түгел, ә шәхес тәрбияләү» дигән тормыш принцибының чагылышы.

Артур сигезенче сыйныфтан ук балалар белән эшләргә теләвен төгәл белгән һәм үз максатына адым саен якынайган: мәктәптән соң М. Акмулла исемендәге БДПУ колледжына укырга кергән, аны кызыл дипломга тәмамлаган, аннары Акмулла университетының тарих, хокук һәм социаль-гуманитар белем бирү институты студенты булган. Технопаркта лаборант булып эшләгән, төрле чаралар оештырырга ярдәм иткән, соңрак Уфа мәктәбендә укытып тәҗрибә туплаган. Һәр этап аның «укытучы – ул балага үз-үзенә ышанырга ярдәм итүче кеше» дигән фикерен ныгыткан.

«Земство укытучысы» программасы шартлары буенча педагог 50 меңгә кадәр халкы булган авыл җиренә яки шәһәргә күченгән өчен бер тапкыр бирелә торган 1 миллион сум акча ала. Алмашка укытучы ставка өчен атнага 18 сә-гатьтән дә ким булмаган укыту йөкләмәсе белән кимендә 5 ел эшләргә тиеш була.

Артур үзе туып-үскән авылга эшкә кайтырга карар иткән. Аны монда яхшы беләләр, аңа ышаналар, ул туган җирендә үз урынын тапкан.

Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2026 елда республикага программа кысаларында 27 педагогны җәлеп итү планлаштырыла. «Земство укытучысы» программасында катнашучы Башкортстан мәктәпләрендәге вакансияләр исемлеге буенча, 2026 елда математика, рус теле һәм әдәбияты, физика, информатика, инглиз теле, башлангыч сыйныфлар һәм физик культура укытучылары кирәк. Мондый хәл авыл мәктәпләренең чын ихтыяҗын чагылдыра: төгәл һәм табигый фәннәр, шулай ук тел дисциплиналары буенча укытучылар җитмәү аеруча кискен сизелә.

Программаның күләмен аңлау мөһим: ул 2020 елдан Рәсәй Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла, ә 2025 елдан

«Яшьләр һәм балалар» гомумдәүләт проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына кертелде. 2020-2025 елларда бөтен ил буенча авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәр мәктәпләрендә 7 меңгә якын укытучы эшкә урнаштырылган. 2026 елда программада катнашу өчен 16,6 меңнән артык, үткән ел белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек күбрәк, гариза бирелгән. Бу программаның укытучылар өчен дә, мәктәпләр өчен дә кирәкле булуын күрсәтә: ул кадрлар дефицитын капларга, укытучы һөнәренең абруен күтәрергә һәм авыл җирендә эшләү өчен этәргеч бирергә ярдәм итә.

Чишмә районы «Земство укытучысы» программасында беренче ел гына катнашмый, тәҗрибә күрсәткәнчә кадрларны җәлеп итү – бу бары тик башлангыч кына. Укытучының авыл мәктәпләренә эшкә килүе генә түгел, шунда төпләнеп калуы, үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоюы да мөһим.

Районда программада катнашучылар арасында математика һәм башлангыч сыйныф укытучылары бар. Кемдер тиешле биш елын эшләп киткән, ә кемдер бүген дә эшләвен дәвам итә. Мәсәлән, 2022 елда программада катнашып Чишмәгә килгән Гөлнара Баянова бүген дә 5-нче мәктәптә эшен дәвам итә. Әлфинур Хаҗиева Алкин-2 авылы мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып урнашкан. Аларның мисалы күрсәткәнчә, тиешле ярдәм булганда һәм мәктәп тормышына җәлеп ителгәндә, укытучы төпләнеп кала һәм мәгариф өлкәсенең мөһим өлешенә әйләнә ала.

Артур Зәйнетдиновның тарихы бу җәһәттән бигрәк тә символик: ул «читтән килгән» түгел, ә мәктәптә үз кеше, биредә үскән, мондагы тормыш рәвеше аңа таныш, авылны һәм анда яшәүче кешеләрне дә якыннан белә.

Шөнгәккүл мәктәбе укучылары өчен Артур заманча компетенцияләрне (мәгълүмати технологияләр, медиа җитештерү) туган як гореф-гадәтләренә һәм тарихына хөрмәт белән ничек яраштырырга мөмкин булуының үрнәге.

Моннан тыш, аның тикшеренү һәм иҗади эшчәнлеге өстәмә мөмкинлекләр ача: туган якны өйрәнү буенча мәктәп проектлары, фильмнар төшерү, конкурсларда катнашу – боларның барысы да уку процессын җанлырак һәм кызыклырак итә.

«Земство укытучысы» программасының планнары зур: 2026-2028 елларда бөтен Рәсәй буенча якынча 4 мең вакансияне тутыру планлаштырыла. Артур кебек бик күп яшьләрнең укытучы һөнәрен сайлавы программаның уңышы финанс якта гына түгел, ә укытучының авыл җирендә эшләргә әзер булуын, аның туган төбәге һәм шунда гомер кичерүче кешеләр белән рухи бәйләнештә булуын да күрсәтә.

Әгәр Артур балаларда тарихка, үз юлын эзләүгә, үз тамырларын хөрмәт итүгә кызыксыну уята алса – димәк, барысы да юкка гына булмаган.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас