

Быел ул беренчеләрдән булып район гәзитенең социаль челтәрләрендә үткән «Минем яраткан бакчам» конкурсында катнашкан.
– Җәй көне бакчада эш күп булса да, чынлап торып күңелем белән ял итәм. Минем өчен һәр чәчәк – тормыш һәм матурлык символы, табигатьнең тере могҗизасы, – ди Гөлнара Фидаил кызы.
Чыннан да, аның аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утырган ямьле бакчасына килеп керүгә үзеңне башка дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Биредә бик күп төрле үсемлекләр: зиннәтле розалар һәм купшы гортензияләр, нәфис астильбалар, үрмәләп үскән клематислар, төрле төстәге петунияләр, циннияләр һәм кашкарыйлар, янәшәдә хуш исле гелиотроплар, төрле төстәге гейхерлар, бәрхет гөлләр, флокслар чәчәк атып утыра.... Койма буенда төз рәт булып, кунакларны каршы алып һәм озатып калып күпьеллык хосталар гөрләп үсә, төрле төстәге яраннар шаулап чәчәк атып утыра.
Хуҗалар бакча уртасында ясалма буа да корып куйганнар. Су өстендә күк йөзе чагыла һәм алсу төстәге төнбоеклар чәчәк атып утыра. Буада декоратив үрдәкләр йөзә, ә яр буйларында, әкияттәге кебек, горур аккошлар урнашкан. Бакчаның бу почмагында могҗизага ышанасы, акрын гына су челтерәп агуын тыңлап, хыялланып утырасы килә.
Гөлнара Фидаил кызы көннәр җылыта башлаганчы, кыштан ук, бакча эшләренә әзерләнә бар. Ул гыйнвар-февраль айларында ук чәчәк үсентеләре утырта: төрле композицияләр уйлап, бакчасының чәчәк атуын күз алдына китереп, кайда нәрсә утыртырга дип планлаштыра. Тырышлыгы бушка китми: бакча хуҗабикәгә рәхмәт әйткән кебек җәй һәм көз буе чәчәккә күмелеп утыра. «Тырышлыгың һәм хәстәрлегең өчен бакча бүләкли», – ди ул.
Ә бит Гөлнара Фидаил кызы чәчәк үстереп кенә калмый. Хезмәттәшләре аның белән сокланып: «Ул уңган хуҗабикә, хөрмәтле укытучы, җәмәгать тормышында актив катнаша, җырлый, гармунда уйный – барысын да булдыра!» диләр. Моның бар сере һәр эшен – балаларга дәрес бирү, сәхнәдә чыгыш ясау яки чәчәкләр үстерү булсынмы, барысын да күңел биреп башкарудадыр, мөгаен.