

Любовь Панкратова 1931 елның 21 июлендә Тамбов өлкәсенең Протасово авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Кирсаново шәһәрендәге педагогия училищесына укырга керә. Арытаба 22 яшьлек кызны Таҗикстанга, Микоянабад районындагы бер кышлакка рус теле һәм әдәбиятен укытырга җибәрәләр. Башкортстанның Ярмәкәй районы Атамгул авылы егете Мөсәгыйть Моратовны да Сталинабад педагогия институтын тәмамлаганнан соң шул ук мәктәпкә директор итеп куялар. Яшь укытучылар шунда танышып, 1953 елда өйләнешәләр.
Ә 1955 елда алар Башкортстанга кайтырга карар итәләр. Башта Сафар авылында укыталар, ә 1956 елда Мөсәгыйть Моратов Чувалкип мәктәбенә директор итеп билгеләнә, һәм
20 ел дәвамында урта мәктәпнең алыштыргысыз директоры булып кала. Ул бик укымышлы, тыйнак, гадел укытучы, агитатор, политинформатор, яшь укытучыларның остазы һәм итагатьле кеше иде. Ул директор булып эшләгән 1967 елда Октябрь революциясенең 50 еллыгына яңа мәктәп төзелә.
Ә Любовь Тимофеевна рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт куя. Кыска гына вакыт эчендә татар телен өйрәнә, татар халкының көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныша, авыл халкы белән тыгыз аралаша.
1987 елда Любовь Тимофеевна пенсиягә чыга. Мәктәптә 35 ел эшләү дәверендә якташларының ихтирамын яулый, бик күп Рәхмәт хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнә, чөнки аның бөтен гомер юлы – балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә игелекле һөнәргә хезмәт итү үрнәге. Ә укытучы өчен төп бүләк – ул укучыларының уңышлары, аларның укудагы һәм тормыштагы казанышлары.
Тормыш иптәше, Мөсәгыйть Моратов, 2004 елда вафат була, әмма Любовь Тимофеевна Чувалкипта яшәвен дәвам итә. Балалары аны үзләре янына чакырсалар да, гомер буе яшәгән йортын ташлап китүдән баш тарта. Ул, тормыш юлында очраган авырлыкларга карамастан, үз язмышына рәхмәтле, үз бәхетен гаиләдә һәм тормышта тапкан. «Язмышны сайлап алмыйлар, язмыштан узмыш юк», – дип кабатларга ярата гомеренең күп елларын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, бик күп лаеклы укучылар тәрбияләгән хөрмәтле мөгаллимә.
Гомеренең күп вакытын мәктәптә үткәргән кешеләр мәңге укытучы булып кала диләр, мөгаллимлек аларның булмышы. Любовь Тимофеевна да шулар исәбендә. Аның күп укучылары зур уңышларга ирешкән, алар арасында үзе кебек укытучы һөнәрен үз иткән хөрмәтле кешеләр һәм башка һөнәр ияләре бар. Элекке укучылары һәм хезмәттәшләре өчен ул әле дә тугры дус, киңәшче һәм сердәшче булып кала.
– Любовь Тимофеевна белемле, бик зыялы, тырыш, үз һөнәренә тугры калган һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган, укытучыларга хас барлык сыйфатларны үзенә туплаган мөгаллимә. 8-нче сыйныфта ул безне рус теле һәм әдәбиятын укытты. Укытучы һөнәрен сайлавымда яраткан укытучымның да роле зур булды, дисәм, һич арттыру булмас, – дип искә ала аның укучысы, 50 елдан артык Уфа мәктәпләренең берсендә тарих һәм җәмгы-ять белемен укыткан, шуның
25 елын Советлар Союзы Герое Г. И. Мушников исәмендәге Хәрби дан музеена җитәкчелек итүче Асия Юнысова (Корбанова).
Зур хөрмәткә ия мөхтәрәм укытучы Любовь Тимофеевнаның, өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере яхшы, үз аякларында йөри, төпле фикер йөртә, кибеткә дә, сайлауга да үзе бара, актив тормыш алып бара. Күңел төшенкелегенә бирелми, күп укый, дөнья, республика һәм район яңалыклары белән танышып тора, гыйлемле әңгәмәдәш булып кала!
Мөсәгыйть Кашап улы белән Любовь Тимофеевна тату гаиләдә өч балага – уллары Маратка, Русланга һәм кызлары Людмилага гомер бүләк итәләр, аларны лаеклы кешеләр итеп тәрбиялиләр, белем алырга һәм тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр.
Уллары Марат Уфа авиация институтын тәмамлаганнан соң озак еллар инженер булып хезмәт куйды, гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши. Ә кызлары Людмила Туймазы шәһәрендә гомер кичерә.
– Мәктәпне тәмамлагач, әти-әни эзеннән китеп укытучы булырга карар иттем, һәм педагогия институтында укып математика укытучы белгечлеге алып чыктым. Берникадәр вакыт балаларга белем бирү өлкәсендә эшләдем. Аннары туризм белән шөгыльләнергә булдым. Бу мавыгу миңа әтиемнән тапшырылгандыр, мөгаен. Ул һәвәскәр бакчачы булды, балыкка йөрергә һәм сәяхәт итәргә яратты. Пенсиягә чыккач, тарих һәм җәмгыять белеме белән беррәттән, география фәнен дә укытты. Укучыларны туган як табигате белән таныштыру өчен экскурсияләргә йөретте, – дип истәлекләре белән уртаклашты Людмила Мөсә-гыйть кызы.
Сугыш һәм хезмәт ветераны, «Сугыш чоры балалары» медале иясе Любовь Тимофеевна хәзерге вакытта берүзе яши, әмма ул ялгыз түгел. Гаиләләре белән улы һәм кызы, 5 оныгы, 8 туруны аның янына еш кайтып, хәлен белеп йөриләр, һәр эштә ярдәм итәләр. Шулай ук элекке укучылары, хезмәттәшләре һәм авылдашлары да аның янында еш кунак була. Кайчандыр парта артында утырып, аның һәр сүзен йотлыгып тыңлаган укучылары күпме еллар үтсә дә үзләрен аның янында кечкенә бала итеп тоялар. Гомер бәйрәмнәре, Укытучылар көне белән котлыйлар, аның тавышын ишетү өчен телефоннан шалтыраталар, төрле сораулар буенча киңәшләшәләр, ул дистә еллар узса да алар өчен киңәшче һәм күңелләрен җылытучы остаз булып кала.