

Шушы көннәрдә Башкорт дәүләт медицина университетында халык аеруча күп булды, тирә-юньдә шатлыклы мохит хакимлек итте. Кичәге студентлар үзләренең хыял түрендәге кадерле дипломнарын алдылар, китап тотып узган йокысыз төннәр, имтиханнар алдыннан дулкынланулар һәм беренче практика артта калды. Югары уку йортын тәмамлаучылар арасында Чишмә авылы кызы, кайчандыр район мәктәбен алтын медальга тәмамалаган, хәзер инде дипломлы табиб булган Ирина Блинникова да бар. Алты ел буе тырышып белем алган чор артта калды. «Дәвалау эше» факультетында уку, теория белән танышу практика белән тыгыз үрелеп бара, шул рәвешле башкалар тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга сәләтле кеше – һөнәр иясе формалаша.
Иринаның хезмәт юлын кайсы дәваханәдә башлаячагы студент чагында ук төгәл билгеле була. Ул Чишмә үзәк район дәваханәсеннән бирелгән максатлы юллама буенча белем ала. Бу үз киләчәген табиб һөнәре һәм туган районы халкының сәламәтлеген саклау белән бәйләргә карар иткән кызның аңлы адымы.
– Монда минем тамырларым, гаиләм, миңа балачактан ук таныш кешеләр. Якташларымны дәвалау – зур җаваплылык, әмма шул ук вакытта зур шатлык та, – дип билгеләп үтте Ирина.
Хәзер Иринаның тормышында мөһим яңа этап башлана. Алдагы өч елда ул максатлы юллама килешүе буенча эшләячәк. Аның янып торган күзләренә карап шуны аңлыйсың: бу еллар һөнәри юлның башы гына булачак.
Ул үзәк район дәваханәсенең тәҗрибәле коллективы – остазлары белән танышуны түземсезлек белән көтә. Дәваханәге көндәлек эш, авыруларны дәвалау аңа киләчәктә бай тәҗрибә туплаган чын табиб булырга мөмкинлек бирәчәк.
Быел Ирина ординатурага кермәскә булган.
– Әлеге вакытта үземне тулысынча практик медицинага багышлыйсым килә. Тәҗрибә тупларга, стационардагы һәм поликлиникадагы эш ритмын тоярга кирәк, – ди ул.
Иринаның үз һөнәренә бәйле хыялы бар. Киләчәктә таррак белгечлек алырга тели, чөнки медицинаның иң катлаулы һәм нечкә өлкәләренең берсе – неврология белән кызыксына.
– Ни өчен неврологияме? Барысы да гади: нерв системасы безнең бөтен организм белән идарә итә, бу кешедәге иң катлаулы һәм серле механизм. Аның барлык серләрен ачыклыйсым, кешеләргә авыртуны җиңәргә ярдәм итәсем, инсульттан соң терелтеп аякка бастырасым килә. Аларның яңадан йөри, сөйләшә башлавын, гадәти тормышка кайтуын күрү өчен эшләргә телим, – ди ул.
Иринаның күп нәрсәләргә өйрәнәсе, тәҗрибә туплыйсы бар, әмма аның омтылышы һәм пациентларга ярдәм итү теләге әледән үк хөрмәт уята.