

Аларның тормышы әкият түгел, ике йөрәк өмет өзелгән кебек тоелган мизгелдә бер-берсен тапкан. Кайчандыр якын гына яшәсәләр дә, язмыш аларның юлларын шулкадәр оста аерган ки, Зөлхия бу ышанычлы ир-атның дөньяда барлыгын да белмәгән. Язмыш аның белән тормышының иң авыр, йөрәге телгәләнеп челпәрәмә килгән чорында очраштырган.
Һәм менә шул вакытта, өметсезлек биләп алган мәлдә, янәшәсендә Рөстәм пәйда булган. Ул артык сораулар да, буш вәгъдәләр дә бирмәгән. Ул бары тик янында булган. Башта алар дусларча аралашканнар, уйлары, хыяллары, борчулары белән уртаклашканнар. Ә аннары бер-берсеннән башка яшәү мөмкин түгеллеген аңлаганнар.
Рөстәм Зөлхиянең балаларын үзенеке кебек кабул иткән, алар турында аталарча хәстәрлек күргән. Ул аларны беркайчан да «үзенекеләргә» һәм «читләргә» бүлмәгән – аның өчен барысы да якын, һәркайсы кадерле. Алар ун ел бергә, уртак балалары дүртәү.
– 1 сентябрьдә әти безне ел саен мәктәпкә үзе алып бара. Ул һәрберебез белән уртак тел таба, шаярта, күңелне күтәреп җибәрә, – дип сөйли кызларының берсе.
Бүген гаиләдә җиде бала үсә. Олысы, 19 яшьлек Арслан, әти-әнисенең горурлыгы: ул мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, ә хәзер Уфа фән һәм технологияләр университетында химик һөнәрен үзләштерә.
Бәхтияровлар гаиләсендә бүгенге иртәдә яңалык – ишегалдында, зур булмаган инкубаторда, чебешләр чыга башлаган.
– Әни, әти, алар чыктылар! – дип кычкырып, өйгә йөгереп килеп керде Айнур.
Бар гаилә, иртәнге ашларын онытып, җыелышып ишегалдына чыктылар. Кечкенә һәм юеш чебиләр, каты кабык белән көрәшеп, беренче сулышларын ала. Зөлхия саклык белән, ипләп кенә бер чебигә кабыктан арынырга булыша. Балаларның күзләрендә – соклану. Уллары белән янәшәдә әтиләре, куәтле «БелАЗ» машинасын иярләүче Рөстәм басып тора һәм аның йөзендә чын-чынлап бәхетле кешеләргә генә хас елмаю балкый.
– Сыер бозауласа да бездә шатлык. Бергәләп аңа исем уйлыйбыз. Бу барыбызны да якынайта торган мөһим мизгелләр, – ди Зөлхия.
Бәхтияровларның аш бүлмәсе исә ул чын иҗат лабораториясе.
– Беләсезме, уңайлыклар, кибетләр турында сорасалар елмаеп куям, – диде Зөлхия һәм сөйләвеннән туктап, тәрәзәдән кояш нурлары төшкән елга өстенә күз салды. – Безнең бар азык-төлек үзебезнеке, кибетләргә бик йөрмибез, безнең балалар шушы гади, сәламәт ризыкка өйрәнгән. Хәзер үзең үстергәнне ашау – сәламәт туклану, диләр. Без алтынга бай түгел, шушы йортыбыз, хуҗалыгыбыз һәм балаларыбыз белән бай, – ди ул.
Ул кызлары белән бергәләп төрле-төрле ризыклар әзерли. Кызлары – аш-суны иң беренче булып тәмләп караучылары һәм тырыш ярдәмчеләре.
– Кызлар, хәзер тылсым белән шөгыльләнеп алабыз, – ди ул, рецептлар язылган блокнотын алып.
Бергәләп калораж исәпләп чыгаралар, өйдә ясалган колбасалар белән экспериментлар ясыйлар, аның эчлегенә бакчадан җыелган хуш исле үләннәр яки кибеттән сайлап алган тәмләткечләр өстиләр. Аларның гаиләсендә кемдер итле ризыклар ярата, кемгәдер эремчекле запеканкалар ошый. Зөлхия исә, чын шеф-повар кебек, һәркемне сөендерергә тырыша.
– Кухняда мин ял итәм. Монда без кызлар белән ашарга пешереп кенә калмыйбыз, дөньядагы бөтен нәрсә турында сөйләшәбез. Бу безнең өчен күңелле вакыт, безнең терапия, – ди ул елмаеп.
Гаиләнең бөтен тормышы үз хуҗалыклары белән бәйле, Бәхтияровлар аны елмаеп «мини-ферма» дип атыйлар. Аларның 15 баш малы бар. Яңа гына савылган сөт, өйдә ясалган эремчек, каймак һәм катык – табында һәрвакыт үзләре ясаган, табигый ризык. Балалар смартфон экраннары алдында гына утырмый, аның өчен вакытлары юк. Һәрберсенең үз бурычы бар: өй җыештырырга, кер юарга, ризык әзерләргә, йорт алдындагы башка эшләрдә ярдәмләшергә тырышалар. Һәркем үз эшен белә, һәм бу алар өчен авыр мәшәкать түгел.
Йортлары урман эчендә диярлек урнашкан, ә бакча аша елга ага. Һәм боларның барысы да ерак тайгада түгел, ә үзебезнең Чишмә районында.
Бәхтияровларның балалары бик актив: алар күрше Бекет авылында (Кырмыскалы районы) укыйлар, мәктәпкә автобус йөртә. Сәләтләрен һәм актив тормыш позицияләрен күрсәтеп, бик теләп төрле конкурсларда катнашалар. Күп балалы ата-ана алгы сызыктагы яугирләргә дә ярдәм итәргә өлгерә. Ватанны саклау темасы Бәхтияровлар өчен буш сүз түгел. Рөстәм СВОга киткән ике бертуганын югалткан. Алар гуманитар ярдәмне «исем өчен генә» түгел, ә окоп салкынының ни икәнен һәм өйдән ерактагы сугышчылар өчен нәрсәләр кирәклеген белеп гуманитар ярдәм әзерлиләр.
– Без сугышчыларның ничек яшәвен һәм аларның нәрсәгә мохтаҗ булуын яхшы беләбез, алар турында хәстәрлек күрү – безнең бурычыбыз, – диләр Зөлхия белән Рөстәм, чираттагы посылканы алгы сызыкка җибәргәндә.
Алар, күп балалы буларак, дәүләттән ярдәм – Ярмидән җир участогы алганнар һәм хыялларындагыча зур һәм иркен йорт төзергә җыеналар.
– Бер урында гына утырмыйбыз, һәрвакыт алга омтылабыз. Балаларыбызга тырышлык салып эшләсәң, барысына да ирешеп булуын күрсәтү мөһим, – диләр Зөлхия белән Рөстәм.
Кояш баюга таба авышканда, алар бергәләп кырга чыгалар. Бу сәгатьтә авыл тынлыгында балалар тавышы һәм акрын гына маллар мөгрәве ишетелә. Бу гаиләнең бәхет сере шунда – алар аның каяндыр килүен көтми, бәхетне үзләре, көндәлек тырыш хезмәт һәм бер-берсенә карата хөрмәт һәм яхшы мөнәсәбәт белән тудыралар. Бәхтияровлар шуны яхшы белә: нинди генә йорт салып керсәләр дә, аның төп нигезендә үзләренең әлеге өйләрендә сакланган хөрмәт һәм мәхәббәт хисе булачак.