

Мондый тырыш һәм мөһим хезмәттә булган әти-әни үрнәген күреп үскән балаларны тормышта нинди һөнәр сайларга дигән сораулар бик борчымый, дип әйтүебез тулысынча дөреслеккә туры килә.
Барысы да Әнәс Миңнемулла улы Юнысовтан башлана – ул гаиләдә беренче табиб булган, әлеге һөнәрне йөрәк кушуы буенча сайлаган кеше. Ул 1946 елның 3 февралендә туган, 1972 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, медицинадагы стажы 40 елдан артып китә.
Аңа кадәр нәселләрендә табиблар булмаган. Ул әтисен иртә югалта, әнисенең сәламәтлеге какшау, бик озаклап, айлар буе авыруы бала күңелендә тирән эз калдыра, һәм Әнәс Юнысов катгый карарга килә: ул кешеләрне чирдән аралаучы, бәла-каза алдында ялгыз калдырмаучы табиб булачак.
Аның ашыгыч ярдәм хезмәтендәге беренче эш көне мәңгегә хәтерендә уелып калган. Әле укуын тәмамламаган, эш белән аралаштырып алып барган яшь табиб ашыгыч ярдәм машинасында эче бик нык авырткан хатынның өенә бара. Аны хастаханәгә салырга теләсә дә, тәҗрибәлерәк хирург фикеренә каршы килә. Ләкин Әнәс Миңнемулла улы үз белеменә һәм интуициясенә таянып эш итә – авыруны дәваханәгә салуга ирешә. Төнлә пациентның хәле кинәт начарая, перитонит диагнозы куела (корсак куышлыгының эчтән ялкынсынуы, кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтелмәсә үлемгә китерергә мөмкин). Ашыгыч операция ясарга туры килә. Хатын исән кала. Бу очрак аның өчен мөһим сабак була: медицинада катгый карар кабул итү мөһим, икеләнеп торырга ярамый. Иң мөһиме – пациентның сәламәтлеген барыннан да өстен кую.
Соңрак аны тагын бер сынау көтә – баш табиб вазифасында коллектив белән җитәкчелек итә башлый. Җиңел эш түгел: коллективны берләштерү, эшне һәркем үзенең әһәмиятлелеген тоярлык итеп оештыру мөһим. Әнәс Миңнемулла улы ачыктан-ачык сөйләшеп эшләү юлын сайлый, хезмәткәрләр белән очраша, аларның гозерен тыңлый, борчуларын һәм планнарын уртага салып сөйләшә, бергәләп максатлар билгеләнә. Акрынлап бердәм һәм уртак максат өчен эшләргә әзер команда барлыкка килә.
Әнәс Миңнемулла улының рәсми казанышлары арасында – Чишмә районы дәваханәсенең республиканың авыл дәваханәләре арасында ун ел рәттән алдынгылар исәбендә булуы, 1985 елда салынган яңа дәваханә комплексы һәм медицина хезмәткәрләре өчен торак йортлар төзелеше. Ләкин аның өчен иң зур казаныш докладтагы саннар түгел, ә коткарып калынган гомерләр һәм кешеләрнең ышанычы.
Архангельскида лор-табиб булып эшләгән чордагы бер очрак аеруча хәтерендә калган. Дәваханәгә тын юлын таш томалаган, сулышы тукталган бер кыз баланы китерәләр. Әнәс Миңнемулла улына моңа кадәр эшләп карамаган трахеостомия ысулы (трахеяның алгы стенкасында ясалма тишек ясала торган хирургия процедурасы) кулланырга туры килә. Ул дулкынлануын җиңеп үзен кулга ала һәм операция уңышлы үза. Кызның гомере коткарып калына. Ә ул теләсә кайсы секундта эш итәргә әзер булу – табиб һөнәренең асылы булуына тагын бер тапкыр инана.
Аның үз һөнәренә тугрылыгы, эшкә карашы, иң киеренке хәлләрдә дә кеше булып кала белүе – боларның барысы да аның шәхси тәҗрибәсе генә булып калмый, тәүдә кызы-ның, аннары оныгының язмышында да кабатланып, гаилә миссиясенә әверелә.
Лилия Шәфигуллина – Әнәс Миңнемулла улының кызы. Аның медицинадагы юлы – көрәш һәм җиңү тарихы түгел, ә баланың әтисе үрнәгендә табиб һөнәрен сайлавы һәм аның аша бу эш белән якыннан танышуы.
Ул «Педиатрия» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, 34 ел гомерен балаларны дәвалауга багышлаган. Әлеге вакытта табибә «Акбузат» Республика психоневрология шифаханәсендә физик һәм реабилитация медицинасы бүлегендә хезмәт куя, һәм бу юллар артында – кеше һәрвакыт беренче урында булган меңләгән очрашулар, сөйләшүләр һәм карарлар.
Аның кайчандыр әлеге һөнәрне сайлавына үгет-нәсыйхәтләр дә, басым ясау да түгел, ә өйдәге мохит, әтисенең үз эшен яратып башкаруы, эштәге хәлләр турында сөйләве, аның кешеләрне коткарырга һәм ярдәм итәргә тырышуы йогынты ясаган. Боларның барысы да аның күңеленә үтеп кереп, чаткылар кабызган. Ә балаларга карата җылы мөнәсәбәт исә аңлы рәвештә һөнәр сайларга, әтисе эзеннән барып, кечкенә пациентлар янында үз урынын табарга этәргеч биргән.
Аның участок педиатры сыйфатындагы беренче эш көне җылы истәлек булып хәтерендә калган. Хезмәттәшләре аңа югарыдан карамаганнар, ашыктырмаганнар, ә киңәшләрен биреп, кирәк вакытта ярдәм итеп тәҗрибәләре белән уртаклашканнар. Борчылулары тиз арада юкка чыгып, үзенә ышанычы арткан, тиз арада үз кеше булып коллективка кереп киткән.
Тора-бара Лилия Әнәс кызы алдына тагын да катлаулырак эш – коллектив белән җитәкчелек итү бурычы килеп баса. Үзе өчен генә түгел, тулы бер команда өчен җаваплылык исә җыйнаклык һәм зирәклек таләп итә. Ләкин ул бу эшкә тәҗрибә туплап килә, участок педиатры һәм бала тудыру бүлегендәге вазифаларны бергә алып бара. Һәр адым тәҗрибә өсти, һәр очрак сабырлыкка һәм сизгерлеккә өйрәтә.
Аның хәтерендә сакланган бик күп истәлекләре арасында да әледән әле искә төшкән бер хатирә бар. Дәваханәгә «эчем авырта» дип кенә уйлаган бер хатын-кызны китерәләр. Якыннарының берсе дә, хәтта үзе дә бала көткәнен белми. Һәм менә, барысының да гаҗәпләнүенә каршы, тап-таза малай дөньяга килә. Бу вакыйга медицинада һәрвакыт көтелмәгән хәлләргә урын барлыгын искәртеп тора. Бу вак-төякләргә игътибарның, кешене ишетә белүнең никадәр мөһим булуын тагын бер кат исбатлый.
Розалия Камил кызы Шәфигуллина – табиблар династиясенең өченче буыны вәкиле. Ул шулай ук Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, әнисе кебек үк «Педиатрия» белгечлеген сайлаган. Әйтерсең лә күзгә күренми торган көч кулдан кулга һөнәрне генә түгел, ә аңа карата аерым җылы мөнәсәбәтне, игътибарлылыкны һәм гаять зур җаваплылыны тапшырган.
Медицинага багышланган ике ел күп тә түгел кебек, ләкин табиб өчен бу беренче адымнар, катлаулы карарлар кабул итү вакыты. Розалия гаиләдә «шулай тиеш булганга» түгел, бәлки кайчандыр, мәктәптә укыганда ук, әнисенең авыру балаларны дәвалавын күреп, аңардан үрнәк алып бу юлны, абруйлы табиб һөнәрен сайлаган. Хәзер ул гаилә династиясен дәвам итеп, ышанычлы адымнар белән нәни пациентларына һәм аларның әти-әниләренә ярдәм кулы суза, өмет бүләк итә. Аның табиб һөнәре белән танышуы университетка укырга кергәнче үк башлана: Розалия мәктәптә укыганда ук әнисе янына килеп аның ничек эшләвен күзәтергә ярата. Консультацияләр, авыруны караулар, диагноз куюлар – боларның барысы да аңа табиб һөнәре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бу күзәтүләр акрынлап ныклы карарга әверелә: ул тормышын медицинага багышларга тели.
Участок педиатры сыйфатындагы беренче эш көнендә ул шуны яхшы аңлый: университет белеме – ул нигез генә, чынлыктагы эш исә зур җаваплылык һәм дөрес карарлар таләп итә.
Истә калырлык вакыйга исә ул табиб эшенә керешкәнче, психиатрия дәаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгәндә була. Төнлә психикасы бозылган бер яшь хатынны китерәләр. Ул бик нык ярсыган һәм курыккан була, тирә-юньдәгеләрне танымый. Розалия һәм аның хезмәттәшләре кул астындагы әйберләрне җыеп куялар, утны сүндерәләр, шыпырт кына сөйләшергә тырышалар. Шунда ул мондый пациентларга дарулар белән генә түгел, ә кешене аңлау, сабыр итү, куркуы басылганчы янәшәсендә утырып торып та ярдәм итеп булуын аңлый.
Пациентларның һәркайсына җылы сүз табу, тынычландыру, өмет уяту – табиб һөнәренең аерылгысыз өлеше. Хастаханәгә сәламәт кеше йөрми, ә авыру кеше аякка басарына өметләнеп килә. Табиблар авыруның яшен, нинди чирләр үткәрүен, нинди дәвалау төрләрен күтәрә алуын һәм башка бик күп нәрсәне исәпкә алып эш итә, үтә катлаулы һәм җаваплы һөнәр. Үз һөнәрен яратып үтәмәгән табиб гомере буе шушы хезмәттә эшли алмас иде.
Мең төрле сырхауларга дәва тапкан, үлем түшәгендә ятучыда да савыгуга өмет уята алган абруйлы һөнәр ияләрен без яратып, ак фәрештәләр, дип йөртәбез. Тик бу аклык артында күпме тынгысызлык, эзләнүләр, йокысыз төннәр, борчылу, күз яшьләре булуын аңлап бетермибез, хәтта кайвакытта: «Рәхмәт сезгә!» – дип әйтергә дә онытабыз… Ә бит нинди авыр, җаваплы эш табиб һөнәре, алар кулында – кеше гомере!
Чын табиб – башкаларның газабын йөрәге аша уздыручы, авыртуларын җиңеләйтергә тырышучы, өмет, шәфкать, ышаныч тулы сүзләр табып юатучы ул.
Хөрмәтле табиблар, авыруларга булган хәстәрлекле мөнәсәбәтегез, күңелегездәге изгелек беркайчан да сүрелмәсен иде.