Чишмэ
+27 °С
Облачно
Район кешеләре
29 Июня , 04:47

Намус белән, чын күңелдән

 Чишмә поселогында яшәүче Данил Хәммәтдинов «Рәсәйнең Мактаулы  доноры» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Намус белән, чын күңелдәнНамус белән, чын күңелдән
Намус белән, чын күңелдән

Бу хакта ишеткәч, без аның белән элемтәгә керергә ашыктык. Данил тыйнак кеше булып чыкты, аңа карата игътибарны бераз гаҗәпсенү белән кабул итте.

– Бу кызыксыну тудырыр дип уйламаган да идем. Әллә ни эшләмәдем, бары тик намус белән эш иттем, – ди ул.

Барысы да 2018 елда башланган. Данил үзе әйтүенчә, кан салу станциясенә беренче тапкыр кайчан килүен төгәл хәтерләми. Бу адымга аны хезмәттәшләре дәртләндергән: бер танышларының эштә сәламәтлеге белән проблема килеп чыккач, коллектив белән ярдәм итәргә булганнар.

– Эштәге егетләр белән утырып сөйләштек. Хезмәттәшебез дәваханәдә иде, менә шуннан соң кан тапшыра башладым. Минем дүртенче кан төркеме. Картәнинең дә кан төркеме шундый ук иде. Бер тапкыр салгач, үзем дә сизмичә, бу эшкә кереп киттем, – дип сөйли Данил.

Шуны әйтергә кирәк, дүртенче уңай – ул иң сирәк очрый торган кан төркеме. Төрле бәяләүләр буенча, ул җир шары халкының якынча 4-6 процентында гына бар. AB(IV)+  кан төркеме эритроцитларның махсус антиген составы белән аерылып тора, алар бер үк вакытта А һәм В маркерларын үз эченә ала. Табиблар донорлыкның мөһимлегенә  басым ясый, чөнки дүртенче уңай төркемдәге кан запаслары еш кына җитәрлек булмый.

Бүгенге көнгә Данил 42 тапкыр кан тапшырган инде. Аңа рәсми рәвештә Рәсәйнең Мактаулы доноры исеме бирелгән.

– Мин мохтаҗ булган кешеләргә файда китерәм дип саныйм. Без үзебез дә авыр хәлдә калырга мөмкин бит. Кайчакта кан тапшырырга киләсең, табиблар: «Онкология белән авыручы балалар өчен тиз арада тромбоцитлар кирәк» ди. Нинди сораулар булырга мөмкин? Бер проблемасыз бирәм, – ди Данил.

Аның «донорлык багажында» – 5 тапкыр тромбоцит һәм якынча 13 тапкыр плазма салу. Калганнары – тулы кан. Ләкин Данил ирешелгәннәрдә генә тукталырга җыенмый.

– Алга таба да дәвам итәргә планлаштырам. Үземнең үрнәгем белән башкаларны да дәртләндерүемә шатмын! Минем белән эштәге танышларым һәм дусларым да кан тапшыра башладылар. «Мин дә синең командада!» дип шалтыраталар. Хәтта заводта эшләүче энем дә донор булды, – ди ул.

– Кан тапшырганнан миңа бер зыян да юк. Ә ул кемнеңдер гомерен саклап кала ала, – ди Данил.

Ләкин аның кешеләргә ярдәме моның белән генә бетми. Күптән түгел ул анализлар тапшырып, Рәсәйнең сөяк мие донорларының федераль регистрына керде.

– Миңа махсус карточка һәм сертификат бирделәр. Әгәр минем кәүсә күзәнәкләре кемгәдер туры килә икән, һичшиксез, тапшырачакмын. Минем өчен бу проблема түгел, берни дә югалтмыйм, ә бу кемнеңдер гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк, – ди донор.

Хәммәтдиновлар гаиләсендә Данил – донорлыкка беренче юл салучы.

– Безнең гаиләдә мин бу исемне алган беренче кеше. Яшь буын да шундый ук максатка омтылыр дип ышанам, – ди ул.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас